Курган өлкәсе
Курган өлкәсе — Россия Федерациясенең Азия өлешендә урнашкан субъекты. Урал федераль округсена керә.
Өлкә үзәге — Курган шәһәре.
География үзгәртү
Чиктәшлек үзгәртү
Як | Россия субъекты яки дәүләт |
---|---|
Төньяк | Свердловск өлкәсе |
Төньяк-көнчыгыш | Төмән өлкәсе |
Көньяк | Казакъстан |
Көнбатыш | Чиләбе өлкәсе |
Өлкә Көнбатыш Себернең көньяк-көнбатышында, Тубыл елгасының урта агымы бассейнында урнашкан. Җир өсте тигез диярлек, көнбатышта һәм көньяк-көнбатышында аз гына күтәренке.
Климат үзгәртү
Климат — кискен континенталь, июльнең урта температурасы — +19 °С, гыйнварның урта температурасы — -18 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме ~400 мм.
Гидрография үзгәртү
Төп елгалар — Тубыл, Исәт (Мияс, Теча һәм Сәнәр белән), Уй, Кортамыш, Юргамыш — өлкәнең көнбатыш өлешендә урнашалар.
Курган өлкәсендә 2943 күл исәпләнә, аларның күпчелеге көнчыгышта һәм көньяк-көнбатышында урнашалар.
Тарих үзгәртү
Урал артының тарихы палеолит чорыннан ук башлана.
Беренче кешеләр торагы Шикаевка авылында табыла.
Неолит чоры тораклары Кошкина һәм Охотина авылларында табыла.
Б.э.к. XVII — VIII гасырларда биредә алакүллеләр яшәгән.
13-16 гасырларда бүгенге өлкә җирләре Алтын Урда, ә соңрак Себер ханлыгы составында булганнар. 1586 елдан, Күчем хан җитәкләгән Себер ханлыгы басып алынгач,бу җирләр тулысы белән руслар кулына күчә.
Совет чорында хәзерге Курган өлкәсе җирләре башта Урал, ә аннан соң Чиләбе өлкәсе составында булганнар.
Курган өлкәсе 1943 елның 6 февралендәге ССРБ Югары Шурасы указы белән оештырылган.[7] Өлкә составына Чиләбе өлкәсенең 32 көнбатыштагы район һәм Омск өлкәсенең 4 районы кертелгән. 1944 елда өр-яңадан оештырылган Төмән өлкәсе составына Армизон, Бердюжье, Исәт һәм Упорово районнары кертеләләр.
Халык үзгәртү
Курган өлкәсе халкы 2010 елга якынча 911 мең кеше.
Торак пунктлар үзгәртү
Курган өлкәсенең эре торак пунктлары
№ | Шәһәр | Халык саны | № | Шәһәр | Халык саны | |||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Курган | 333 606 | 11 | Макушино | 8 338 | |||||
2 | Шадрин | 77 756 | 12 | Мишкино | 8 034 | |||||
3 | Шумиха | 17 819 | 13 | Юргамыш | 7 616 | |||||
4 | Кортамыш | 17 099 | 14 | Кетово | 7 251 | |||||
5 | Катай | 14 003 | 15 | Лебяжье | 6 452 | |||||
6 | Далматово | 13 911 | 16 | Шатрау | 5 688 | |||||
7 | Петухово | 11 292 | 17 | Усть-Целинное | 5 076 | |||||
8 | Щучье | 10 973 | 18 | Лесниково | 5 056 | |||||
9 | Варгаши | 9 254 | 19 | Мокроусово | 4 849 | |||||
10 | Каргаполье | 8 433 | 20 | Иковка | 4 672 | |||||
2010 елның җанисәбе буенча |
Милли состав үзгәртү
1959—2002 еллар:
Народ | 1959, мең кеше[8] | 1970, мең кеше[9] | 1979, мең кеше[10] | 1989, мең кеше[11] | 2002, мең кеше[12] |
---|---|---|---|---|---|
Руслар | 925,5 (92,6 %) | 995,9 (91,7 %) | 991,4 (91,8 %) | 1008,4 (91,4 %) | 932,6 (91,5 %) |
Татарлар | 19,6 (2,0 %) | 23,9 (2,2 %) | 23,5 (2,2 %) | 22,6 (2,0 %) | 20,9 (2,0 %) |
Башкортлар | 12,7 (1,3 %) | 17,5 (1,6 %) | 17,7 (1,6 %) | 17,5 (1,6 %) | 15,3 (1,5 %) |
Казакълар | … | 12,6 (1,2 %) | 14,0 (1,3 %) | 15,8 (1,4 %) | 14,8 (1,5 %) |
Украиннар | 13,4 (1,3 %) | 13,6 (1,2 %) | 12,8 (1,2 %) | 14,0 (1,3 %) | 11,2 (1,1 %) |
Администртив бүленеш үзгәртү
Муниципаль районнар үзгәртү
- Әлмән районы
- Белозерское районы
- Варгаши районы
- Далматово районы
- Звериноголовское районы
- Каргаполье районы
- Катай районы
- Кетово районы
- Куртамыш районы
- Лебяжье районы
- Макушино районы
- Мишкино районы
- Мокроусовский районы
- Петухово районы
- Половинное районы
- Тубыл буе районы
- Сафакүл районы
- Целинное районы
- Частоозёрье районы
- Шадринск районы
- Шатровский районы
- Шумиха районы
- Щучье районы
- Юргамыш районы
Шәһәр округлары үзгәртү
Шулай ук карагыз үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ РСФСР: Административно-территориальное деление, на 1 января 1977 года — Известия советов депутатов трудящихся СССР, 1977. — 511 бит
- ↑ Шахрай С. М., Алексеев С. С., Собчак А. А. et al. Конституция Российской Федерации // Российская газета — Россия: 1993. — ISSN 1606-5484; 1560-0823
- ↑ ОКТМО
- ↑ Губернатор Зауралья: «Я благодарен своей стране и своему народу» — 2019.
- ↑ 5,00 5,01 5,02 5,03 5,04 5,05 5,06 5,07 5,08 5,09 5,10 5,11 5,12 5,13 5,14 5,15 5,16 5,17 5,18 5,19 5,20 5,21 5,22 5,23 5,24 5,25 ОКТМО. 179/2016. Уральский ФО
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
- ↑ Указ Президиума ВС СССР от 6.02.1943 об образовании Курганской области в составе РСФСР
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей