Руник язуын җуйган чуаш халкы ХIХ гасырның 70нче елларында рус графикасындагы язуга күчә. Аның авторы – беренче чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлев. И.Яковлев (1848-1930) 1875 елда Казан университетын тәмамлый. «Әлифба»сының кереш сүзендә ул шундый фикер яза: «Руслар, татарлар, чуашлар - барысы да кешеләр». Ул заманда татарлар, чуашлар һәм башкалар иң гадәти хокуктан – белем алудан, бигрәк тә дөньяви фәннәрне өйрәнүдән мәхрүм ителделәр. Русиядә бары бер милләт - руслар гына өстенлекле булып килде. И.Яковлев тырышлыгы белән Сембердә 1868 елда Чуаш укытучылар мәктәбе һәм губернада берничә чуаш мәктәбе ачылган. М.Федоров 1878 елда Казан укытучылар институтында берьеллык курс тәмамлый. Шул ук елда ул «Арзюри» («Арчура») балладасын иҗат итә.[1]

Чуаш әдәбияты 19-20 гасыр чигендә үсеш кичерә. Әдәбиятка Бәләбәй өязендә туган Константин Иванов, Тәтеш өязеннән Михаил Сеспель киләләр.

1905 елның ахырында Казанда «Хыпар» («Хәбәр») исемле газета чыгарырга рөхсәт алалар. Дөрес, ул ике елдан соң ябыла. Ун елдан соң, ягъни 1917 елда, ул яңадан чыга башлый. Әмма аның сәяси юнәлеше үзгәрә, инде ул инкыйлабны хупламаган язмалар бастыра башлый. Шуның өчен большевикларга уңай мөнәсәбәттә торучылар «Канаш» («Киңәш») газетасын чыгара башлыйлар. Аңа да Казанда нигез салына. Билгеле булганча, 1920 елда Чуаш автономияле өлкәсе төзелә. Шуннан соң «Канаш» газетасы, Чуаш нәшрияты, Чуаш милли театры Казаннан Чабаксарга күчерелә.[2]

Егерменче елларда һәм аннан соң да чуаш шагыйрьләренә Һ.Такташ йогынтысы зур булды. Һ.Такташ чуаш иҗатчылары белән очрашуларга теләп бара, аралашулардан үзенә дә күп нәрсә ала. Шундый аралашуларның берсе 1930 елның 20 июлендә була. Ул анда болай ди: «Безне аерган нәрсә - телләр аерымлыгы, ләкин бу аерымлык безгә комачауламый, аерым милләтләрнең культура эшчеләре тудырган уңышлар белән файдаланырга да киртә була алмый. чуаш язучылары тудырган, пролетариат өчен кыйммәтле булган әсәрләр татар пролетариатына рухи азык булган кебек, татар пролетар язучылары тудырган әсәрләр дә чуаш пролетариатының социализм өчен булган көрәшендә көчле корал булып хезмәт итә ала.[3]

1920нче елларда әдәбиятка Чистай өязеннән П.Хузангай (1907-1970), Бәләбәй өязеннән Я.Ухсай (1911-1986) киләләр.

1928 елда Татарстанда «Күрше милләтләр әдәбиятыннан» дигән серия чыгару башлана. Аның беренче китабы «Чуаш әдәбияты» дип атала. Аны З.Бәшири төзи, үзе үк әсәрләрне татар теленә тәрҗемә итә. Җыентыкка H.Шелеби (Полорусов Николай Иванович), Н.Шубосинни (Васильев Николай Васильевич), Хумма Семен (Фомин Семен Фомич), П.Хузангай (Хузангай Петр Петрович, казанлы дигән сүз)), Н.Васянка (Васянка Никифер Тарасович), В.Алагер (Осипов Василий Осипович), Трубина Марфа Дмитриевна кебек авторларның әсәрләре тупланган. Ш.Мөдәррис чуаш әдәбияты классигы К.Ивановның «Нарспи» әсәрен татарчага тәрҗемә итеп бастырды.[4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Галимуллин Ф.Г., Табигыйлеккә хилафлык бит216
  2. Галимуллин Ф.Г., Табигыйлеккә хилафлык бит217
  3. Галимуллин Ф.Г., Табигыйлеккә хилафлык бит218
  4. Галимуллин Ф.Г., Табигыйлеккә хилафлык бит227

Чыганаклар үзгәртү