Әл-Фатыйха мәчете (Туймазы)
Әл-Фатыйха мәчете баш. Әл-Фатиха мәсете}} – Башкортстанның Туймазы шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы «Мәхәллә җирле мөселман дини оешмасы» карамагында. Имам-хатиб – Рим Әхтәм улы Шәяхмәтов [1].
Мәчет | |
Мәчет логотибы | |
Ил | Россия |
Шәһәр | 452750, Башкортстан, Туймазы, Ленин ур., 7 |
Координатлары | 54.6117296; 53.7123148 |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ҮДН |
Кайсы дини агымга карый | сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе |
Бина төре | манарасы бина янәшәсендә урнашкан мәчет |
Төзелеш еллары | ???—1992 еллар |
Төп даталар: 1992 ел – ачылу
| |
Халәте | гамәлдә |
Сайт | Рәсми сайт |
Тарих
үзгәртүТуймазы шәһәренең үзәк мәчете буларак Ленин урамында 1992 елда төзелгән. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составына керә. 2012 елда мәчеттә Сириянең Югары мөфтие булган.
Балалар өчен (6-13 яшьлек) мәчет каршында җәйге Коръән өйрәнү курслары эшли.
Тасвирлама
үзгәртүӘл-Фатыйха мәчете – катгый Ислам кануннары буенча төзелгән, яшел төскә буялган бер катлы бина. Фасадында бернинди бизәк тә юк. Биек манарасы гына аның мәчет булуын күрсәтә. Әл-Фатыйха мәчете чирек гасырдан артык элек төзелгән. Тышкы яктан да, эчке яктан да тыйнак бизәлгән, бернинди артык чуар архитектура бизәкләре куллланылмаган. Диварларын Коръән аятьләре генә бизи. Гыйбадәтханә ике өлешкә бүленгән: ислам традициясе буенча, намазлар уку өчен ике – ир-атлар һәм хатын-кызлар заллары бар[2]. Мәчет каршында китапханә эшли, анда дин мәсьәләләренә кагылышлы китаплар, гыйбрәтле нәсерләр, видеоматериаллар, догаларның аудиоязмалары бар. Шулай ук дин тотучылар һәм (аерым)[3] аларның балалары өчен Ислам бәйрәмнәре (Ураза, Корбан) оештырыла[4].
Җитәкчелек
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Мусульманская религиозная организация Махалля г.Туймазы Туймазинского района. Религии Башкортостана(рус.)
- ↑ БиблиоТуймазы. Краеведение: Мечети города Туймазы(рус.)
- ↑ Праздник для детей (Курбан Байрам 2021)
- ↑ Мечеть «Аль-Фатиха». Путеводитель, archived from the original on 2021-04-21, retrieved 2022-07-11
- ↑ Абдуль-Карим Яруллин ВКонтакте
- ↑ Тимур Билял ВКонтакте
- ↑ Тимур Билял - YouTube