Алмас Шәйхулов
Шәйхулов Алмас Галимҗан улы (25 октябрь 1945 ел, СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Туймазы ― 2022 елның 6 гыйнвары, РФ, БР, Уфа) — телче-төркиятче. 1975 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы, шул исәптән 2009 елдан татар филологиясе кафедрасы мөдире. Филология фәннәре докторы (2001), профессор (2001). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2011).
Алмас Шәйхулов | |
---|---|
Туган телдә исем | Алмас Галимҗан улы Шәйхулов |
Туган | 25 октябрь 1945 СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Туймазы |
Үлгән | 6 гыйнвар 2022 (76 яшь) РФ, БР, Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | телче-төркиятче |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт университеты |
Бүләк һәм премияләре | БР атказанган фән эшлеклесе |
Биографиясе
үзгәртүАлмас Галимҗан улы Шәйхулов 1945 елның 25 октябрендә Башкорт АССР-ының Туймазы районы Туймазы эшчеләр бистәсендә (хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы каласы) туган[1].
1963 елда Мәҗит Гафури исемендәге урта мәктәпне Дан грамотасы белән тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлеген Туймазы геофизик кораллар һәм аппаратуралар заводында электр слесаре булып башлый.
1964-1965 елларда районның Түбән Бишенде авылындагы кичке мәктәптә рус теле һәм әдәбиятеннән укыта. 1965 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар—рус бүлегенә укырга керә. 1975 елда университетны белем ала[2] һәм, югары белемле белгеч буларак, юнәлмеш буенча Туймазы шәһәре 7-нче урта мәктәбенең өлкән сыйныфларда ике ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
1972-1975 елларда ССРБ Фәннәр Академиясе Тел белеме институтының Төрки һәм монгол телләре секторы аспирантурасының көндезге бүлегендә укый.
1975 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли: 1980 елга кадәр филология факультетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында ассистент була, 1980-1985 елларда — өлкән укытучы, 1985-2001 елларда доцент вазифаларын башкара. 2001 елдан — профессор сыйфатында. 2010 елда Алмас Шәйхулов татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире итеп сайлана һәм бүген дә бу вазифада эшли. Ул шулай ук БДУ-ның Гыйльми советы әгъзасы[3].
Галим бер вакытта «Идел—Чулман—Урал этнолингвистик төбәгенең төрки, монгол, фин-угыр һәм һинд-аурупа (славян) халыкларының рухи мәдәнияте» вуз-ара гыйльми-тикшеренү (уку) лабораториясе мөдире[4].
Профессор А. Г. Шәйхулов «Дөньяның әйдәүче тел гыйлеме белгечләре» (рус. «Ведущие языковеды мира», М., 2000) һәм «Урал—Алтай (төрки—монгол) тел гыйлеме» (рус. «Урало-Алтайское (тюрко-монгольское) языкознание»; М., 2001) дигән халыкара лингвистик энциклопедияләргә кертелгән[5].
2022 елның 6 гыйнварында вафат [6].
Гыйльми хезмәтләре
үзгәртүҒилми хеҙмәттәре |
---|
|
Галим вакытлы матбугатта
үзгәртү- Нуретдинов А. Бәрәкәтле мөхиттә шытҡан орлоҡтар «Башҡортостан» гәзите, 2015, 24 октябрь.
- Якимчук Р., Шейхвильданова Ф. Плеяда учёных и педагогов—филологов. Межрегиональная информационно-рекламная газета «Деловой МИР Башкортостана», 2015, январь-февраль, № 176.(рус.)
- Поварисов С. Белем оҗмахында аткан чәчәкләр. «Ҡыҙыл таң» гәзите, 2014, 27 декабрь(тат.).
- Хәбибуллин Ф. Әйдә, халыкка хезмәткә! (Алмас Шәйхулов менән әңгәмә). «Ҡыҙыл таң» гәзите, 2010, 21 октябрь. (тат.)
- Фәхретдинова А. Алмас Шәйхулов: «Максатыбыз: Идел-Урал буенда яшәүче халыкларның телләре, мәдәниятләре арасындагы бәйләнеш үзенчәлекләрен ачып бирү». «Татар-информ», 2007, 2 октябрь. (тат.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ими гордятся туймазинцы: Шайхулов Алмаз Галимзянович — Официальный сайт Администрации муниципального района Туймазинской район Республики Башкортостан 2013 елның 7 май көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ газета «Деловой МИР Башкортостана», № 176 2021 елның 23 гыйнвар көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Башҡорт дәүләт университетының рәсми сайты. БДУ-ның Ғилми советы ағзаларының исемлеге: 50. Шәйхулов Алмас Ғәлимйән улы, татар филологияһы кафедраһы мөдире, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2021-04-02
- ↑ Сайт Академии наук Республики Башкортостан. Персонали: Шайхулов Алмас Галимзянович(рус.)
- ↑ «Российский гуманитарный журнал» — Официальный сайт(рус.)
- ↑ Тел галиме Алмас Шәйхулов вафат. Татар-информ, 6.01.2022
- ↑ 7,0 7,1 Государственная публичная научно-техническая библиотека СО РАН(рус.)