Йосыф Гәрәй

башкорт язучысы

Йосыф Гәрәй – башкорт совет әдәбиятының күренекле вәкиле, канунсыз репрессия корбаны.

Йосыф Гәрәй
Туган телдә исем Гәрәев Йосыф Ибраһим улы
Туган 20 март 1904(1904-03-20)
Базгыя, Бәләбәй өязе
Үлгән 2 март 1988(1988-03-02) (83 яшь)
Башкортстан, Уфа
Күмү урыны Башкортстан
Яшәгән урын Әй урамы[1]
Милләт татар[2]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 РСФСР[d]
 СССР
Һөнәре шагыйрь, язучы
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Йосыф Ибраһим улы Гәрәй 1904 елның 20 мартында Бәләбәй өязенең Базгыя авылында (хәзер Шаран районына керә) урта хәлле гаиләдә туа. Бәләбәй педагогия курсларында белем ала, берничә ел укытучы, инспектор, Бәләбәй кантун башкарма комитетында инструктор булып эшли. 1930-1931 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, урта командир дәрәҗәсендә запаска җибәрелә.
Армиядән соң Башкортстан Мәгариф Комиссариатында кадрлар буенча инспектор, тел һәм әдәбият буенча гыйльми хезмәткәр булып эшли.
1936-1937 уку елында К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтында рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Шул чорда башкорт мәктәпләре өчен «Әлифба», байтак дәреслекләр һәм башкорт теле программаларын төзи. Бер үк вакытта СССР Язучылар берлегенең Әдәбият институтында читтән торып укый. Күп тә үтми, әдәбиятта актив эшләгән язучыны Башкортстан Язучылар союзының оештыру комитеты секретаре итеп сайлыйлар.
1940 елның 15 июлендә Башкорт АССР Югары Мәхкәмәсе Йосыф Гәрәйне РСФСР җинаять кодексының 58-10 матдәсе буенча хөкем итә. Совет дәүләтенә каршы контрреволюцион агитация алып баруда, ВКП(б) һәм дәүләт җитәкчеләренә яла ягуда гаепләнеп, ул ун елга ирегеннән мәхрүм ителергә һәм биш елга сөргенгә җибәрелергә хөкем ителә.
Эзәрлекләү өчен формаль сәбәп итеп шагыйрьнең «Байрак-Ил» шигыре хезмәт итә.

Сталин тотканга,

Байрак — Ил
Ут сала һәр бәгырьгә,
Һәр сантиметрыннан аның

Владимир Ильич көлә...

 
Кабере

1957 елның 22 октябрендә хөкем эше җинаять составы булмау сәбәпле туктатыла. 1958 елны Йосыф Гәрәй Уфага, язучылык эшенә кайта. Ул элеккечә балалар әдәбияты өлкәсендә эшләвен дәвам итә, сабыйлар өчен шигырь һәм әкият җыентыклары чыгара. Бирелеп документаль проза өстендә эшли. Әсәрләрен башкорт телендә язса да, Йосыф Гәрәй Башкортстанда татар теленә рәсми статус кайтаруны яклап чыга.
Язучы 1988 елның 2 мартында кинәт үлеп китә. Язучының җәсәде туган авылы Базгыяга кайтарылып җир куенына иңдерелгән.
Әдипнең архивы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязмалар һәм текстология бүлегенең мирасханәсендә саклана.

Беренче китабы (“Тимер") 1932 елда татар телендә нәшер ителгән. Әсәрләре җыентык булып “Йәйғор аша" (1974) и “Яҡташтарға хат" (1984) чыгарылган. Балалар өчен китаплар авторы “Өйрәнде нисек өрөргә көсөк" (1963; рус. тәрҗ. “Как щенок научился лаять", 1975), “Зирәк ҡуян" (1969) һ.б. Документаль повесть “Наша Банат" (1963, русча; башкортча “Банат Батырова" 1966 елда чыгарылган) Б.Батыровага багышланган. Башкорт теленә Н.В.Гоголь, М.Горький, А.С.Пушкин, А.П.Чехов әсәрләрен тәрҗемә иткән.[3]

Чыганак

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү