Флюорография
Флюорография — үпкәләрне һәм күкрәк читлеген рентген методы белән тикшерү.
Флюорография | |
Киңәш ителү шартлары
үзгәртүӘгәр сезне тын бетү, йөткерү, хәлсезлек борчыса, вакыты-вакыты белән температура күтәрелеп торса, бу тикшерүдән баш тартырга ярамый. Ул туберкулёз, үпкәләрнең кайбер профессиональ авыруларын, специфик булмаган ялкынсыну процессларын, үпкә шешләрен табарга булыша.
Нурланыш
үзгәртүНурланыш алу куркынычы зур түгел, шулай да табиблар елга ике тапкырдан артык флюорография узарга киңәш итмиләр (профилактика өчен елга бер тапкыр), ә йөкле хатын-кызларга бу ысул гомумән тыела.
Әгәр агымдагы ел эчендә флюорография узып, рентген белән дә тикшеренгән булсагыз, табибка бу хакта әйтергә кирәк. Санлы флюорограф белән тикшергәндә, нурланыш дозасы 4-5 тапкыр кими. Шуңа күрә мөмкинлек булганда, хәзерге заман аппаратында тикшеренү яхшы.