Мансур Хәйретдинов
Мансур Хәйретдинов, Мансур Кәмәртдин улы Хәйретдинов (1958 елның 2 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Тәтеш районы, Аллабирде) ― сәүдә-хуҗалык эшлеклесе, 2005-2008 елларда Азнакай муниципаль районы башлыгы, Татарстан Республикасының (1993) һәм Россия Федерациясенең (1996) атказанган сәүдә хезмәткәре. Икътисад фәннәре кандидаты (2004).
Мансур Хәйретдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Мансур Кәмәртдин улы Хәйретдинов |
Туган | 2 февраль 1958 (66 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Тәтеш районы, Аллабирде |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | хуҗалык эшлеклесе |
Бүләк һәм премияләре | ТР атказанган сәүдә хезмәткәре (1993) РФ атказанган сәүдә хезмәткәре (1996) |
Сайт | https://vk.com/id506256000 |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1958 елның 2 февралендә Татарстан АССР Тәтеш районы Аллабирде авылында туган. Аллабирде башлангыч (1965-1968), Олы Әтрәч урта (1969-1975) мәктәпләрендә укыган. 1976-1978 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәт үткән. Казан кооператив техникумында «Кооператив сәүдәне оештыручы» белгечлеге алган (1981). Югары белемгә ия: 1986 елда читтән торып Халыклар Дуслыгы орденлы Мәскәү кооператив институтын (2006 елдан Россия кооператив университеты[1]) «икътисадчы-оештыручы» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2004 елда А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында «Агросәнәгать комплексында конкурентлык мөнәсәбәтләрен үстерү шартлары һәм факторлары» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе икътисад фәннәре докторы профессор А. Ш. Хәсәнова)[2].
Хезмәт юлы
үзгәртү1978 елның 28 июненнән 30 августка кадәр Тәтеш районы кулланучылар җәмгыятендә (райпо) йөк төяүче булып эшләгән.
1981 елда Тәтеш райпосының Чинчурино ваклап сату предприятиесе директоры итеп билгеләнә.
1983-1986 елларда Тәтеш райпосының район хәзерләүләр конторасы директоры.
1986 елның декабрендә Тәтеш райпосының идарә рәисе итеп сайлана.
2005 елның 16 июненнән[3] 2008 елның 16 октябренә кадәр – Азнакай муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.
2009 елның 29 сентябреннән Азнакай райпосы советы рәисе[4], «Азнакай азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ директоры[5] булып эшли.
Азнакай районында дистәдән артык оешманы һәм ҖЧҖ, шул исәптән «Ак чишмә» ҖЧҖ, «Лачын» ҖЧҖ, «Чалпы» ҖЧҖ, «Сарлы» ҖЧҖ һ. б. оештыручысы һәм директоры булып тора[6] [7].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1993 ― ТР атказанган сәүдә хезмәткәре
- 1996 ― РФ атказанган сәүдә хезмәткәре
- 2009 ― «Россия кулланучылар кооперациясе үсешенә өлеш керткән өчен» ордены
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Российский университет кооперации. Об институте(рус.)
- ↑ Диссертация на тему «Предпосылки и факторы развития конкурентных отношений в агропромышленном комплексе»(рус.)
- ↑ О назначении Хайрутдинова М.К. главой администрации Азнакаевского района и г.Азнакаево Республики Татарстан 2022 елның 5 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ Азнакаевское Районное Потребительское Общество Азнакаево (ИНН 1602002800)
- ↑ Поздравляем с Днем рождения! «Маяк», 1.02.2016
- ↑ Хайрутдинов Мансур Камартдинович - ИНН 164301500510(үле сылтама)
- ↑ Бизнесмен Хайрутдинов Мансур Камартдинович: предприниматель и учредитель, генеральный директор
Әдәбият
үзгәртү- Хайрутдинов Мансур Камартдинович / Алар районны җитәкләделәр / Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә (авторлар коллективы; төзүче М. М. Гарипов, мөхәррирләр И. С. Гыйләҗев, Н. Ф. Мозаффаров). Казан: «Идел-пресс», 2014, 16нчы бит
Сылтамалар
үзгәртү- О назначении Хайрутдинова М.К. главой администрации Азнакаевского района и г.Азнакаево Республики Татарстан. 2022 елның 5 октябрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 17.06.2005(рус.)