Мөслим (Азнакай районы)
Мөслим — Азнакай районындагы бердәнбер мишәр авылы. Бүген биредә 63 хуҗалык исәпләнә, 160 кеше тора. Авылда башлангыч мәктәп, “Тамчы” балалар бакчасы бар.
Мөслим | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Татарстан |
Район | Азнакай районы |
Координатлар | 55°2'N, 53°9'E |
Нигезләнгән | 1888 |
Рәсми тел | татар теле |
Халык саны | 160 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | мөселман-сөнниләр |
Сәгать кушагы | UTC+3, җәен UTC +4 |
Почта индексы | 423318 |
Авыл тарихы үзгәртү
Авыл 1888 елда барлыкка килә. 1886 елны Пенза губернасыннан килгән Субаев һәм Дәүликамов фамилияле кешеләр, Урсай "башкорт"ы Миңнегулдан җир сатып алалар. 1888 елда Пенза губернасының Горенка, Татар Шалдавычы, Чатука, Урман асты авылларыннан 11-12 гаилә күчеп килә. Мөселманнар күчеп килде, дип авылга Мөслим дигән исем бирәләр.
Чыганак үзгәртү
Мөслим бәйрәм итте, Маяк 2008-06-27(үле сылтама)