Илсур Хәертдинов

драма актеры (Әлмәт татар театры, Татарстан, Россия)

Илсур Хәертдинов, Илсур Мөхәммәтдин улы Хәертдинов (Ильсур Мухамметдинович Хаертдинов; 1990 елның 8 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Буралы) ― драма актеры, 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрының драма артисты. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2024)[1].

Илсур Хәертдинов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Илсур Мөхәммәтдин улы Хәертдинов

Туу датасы:

8 ноябрь 1990(1990-11-08) (33 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Буралы

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2011 ― х. в.

Бүләк һәм премияләр:

ТР атказанган артисты - 2024

Ильсур Хаертдинов

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1990 елның 8 ноябрендә Азнакай районы Буралы[2] (версия: Чубар Абдул[3]) авылында дүрт балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Әнисе мәктәптә техник хезмәткәр булып, әтисе Мөслимдә ипподромда атлар белән эшләгән. Энеләре Илһам (Әлмәттә яши), Илназ (вафат), Искәндәр. Унберьеллык мәктәпне тәмамлагач, ул Чаллыга, политехника көллиятенә[4] китәргә тиеш була. Уку еллары барышында (3нче класстан башлап) чараларда алып баручы буларак катнашкан, спектакльләрдә уйнаган егетнең политехника көллитенә күңеле тартмый. Нәтиҗәдә гаилә Алабуга мәдәният-сәнгать училищесына барырга дигән карарга килә. 2010 елда Алабуга мәдәният-сәнгать училищесын (2013 елдан көллият) тәмамлаган.

2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли. Армиядә хәрби хезмәт үтеп кайткач, әлеге театрда эшләвен дәвам иттергән. 2022 елның 26 октябренә кадәр Гомумроссия мәдәният хезмәткәрләре һөнәри берлеге Татарстан республика оешмасының Әлмәт татар дәүләт драма театры беренчел профсоюз оешмасы рәисе булган[5][6].

Әлмәт театрында «Тылсым» балалар театр студиясен[7] җитәкли, актер осталыгы буенча педагог буларак, анда балалар белән шөгыльләнә[8].

Башкарган рольләре

үзгәртү

Төрле типажларда уйный.

  • Герцог, Меркуцио ― Ромео һәм Джульетта (У. Шекспир),
  • Гыйлемдар ― Кыю кызлар (Т. Гыйззәт),
  • Айболит ― Җенле юл билгеләре (Г. Кәшипова),
  • Кияү ― Туй (Б. Брехт[d]),
  • Бәти ― Акбай һәм сарык малае (Т. Миңнуллин),
  • Морат ― Студентлар 3D (Н. Гаетбай),
  • Сукыр ― Тормыш корабы (Ә. Еники),
  • Адаш ― Назлы кияү (К. Тинчурин),
  • Левитан ― Ышаныч (О. Богаев[d]),
  • Доктор ― Банкрот (Г. Камал),
  • Кирам ― Капчык (Д. Салихов),
  • Әхтәм ― Кызлар килде авылга (Н. Гаетбай),
  • Галим ― Диләфрүзгә дүрт кияү (Т. Миңнуллин),
  • Янг Сун ― Бистә фәрештәсе (Б. Брехт),
  • Гайнетдин ― Качаклар (Н. Исәнбәт),
  • Вәзир ― Кечкенә Мукны уйныйбыз (В. Гауф[d], Э. Шахов),
  • Сафа ― Яшь йөрәкләр (Ф. Бурнаш),
  • Фәhим ― Тыкрыкта булды бу хәл (З. Хәким),
  • Хор ― Медея (Х. Мюллер hәм Еврипид[d]),
  • Илшат ― Синсез килгән язлар (З. Кадыйрова),
  • Эзоп ― Эзоп (Г. Фигейредо[d]),
  • Студсовет рәисе ― Көзге сере (А. Фарятьев, А. Федоров),
  • Гортензио – Киребеткән (У. Шекспир),
  • Рәхимхан ― Җил артыннан (М. Спенглер, Х. Хоссейни),
  • Фидаил ― Агыйделнең аръягында (Х. Сарьян),
  • Шакир ― Ат карагы (Т. Миңнуллин) һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Шәхси тормышы

үзгәртү
 
Гаиләсе белән

Өйләнгән (2014 елның 2 августында). Хатыны Резедә Разиф кызы (Сафина, 1989 елның 9 ноябрендә туган, Мамадыштан) [10], Әлмәт театры актрисасы, Казан театр училищесында Камал театры артисты, режиссер Илдар Хәйруллин курсында белем алган, «Елның иң яхшы актеры» премиясе (2023), Рафаил Төхфәтуллин премиясе (2024) лауреаты, ике бала тәрбиялиләр (уллары Ризван (2015), кызлары Хәят)[11]. Резедә Әлмәт театрында «10 сорауга 10 дөрес җавап» телетапшыруын әзерләп алып бара, шигырьләр дә яза, матур җырлый.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү