Ас (Mustela erminea) - ерткычлар отряды сусарлар гаиләлегеннән имезүче кыйммәтле тиреле хайван. Аурупада, Азиядә һәм Төньяк Америкада киң таралган. Татарстан Җөмһүриятендә Казансу, Зөя, Нократ, Ык елгалары үзәнлегендә очрый.

Ас
Сурәт
Халыкара фәнни исем Mustela erminea L., 1758[1][2][3]
Таксономик ранг төр[1][2][3]
Югарырак таксон Көзәннәр[d][1][2]
Таксонның халык атамасы Stoat[4][5][6], Armiño[5], Hermine[5], Ermine[5][6], Short-tailed Weasel[5][6], Hermelin[6], Großwiesel[6], Kurzschwanzwiesel[6], Горностай, hermelijn[7], hermine[7], stoat, ermine[7], Hermelin, Grosse Wiesel[7] һәм kärppä[8]
Гомер озынлыгы 5 ел[9]
Макималь гомер озынлыгы 12,5 ел[10]
Йөклелек чоры 9,5 ± 0,5 Ay[11]
Нәрсәнең чыганагы miniver[d] һәм ermine[d][12]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][13]
Масса 0,219 ± 0,039 килограмм[14]
Биеклек / буй 0,2475 ± 0,0775 метр[15]
Төрләр ареалы харитасы
Туклану чыганагы Кыр куяны[d]
...өчен инвазион төр Яңа Зеландия[16]
Оя зурлыгы 6 ± 2[17]
ХТСБ идентификаторы 29674[5]
Commons-logo.svg Ас Викиҗыентыкта

Гәүдәсе сузынкы, сыгылучан, озынлыгы 17-32 см, койрыгының озынлыгы 6-12 см, авырлыгы 200 г. Җәен мехы көрән-саргылт төстә, кышын - ак, койрык очы кара яки коңгырт-кара. Агачларга яхшы менә һәм яхшы йөзә. Ояларын өннәрдә, куышларда, агач тамырлары астында ясый.

Төнлә актив яшәү рәвеше алып бара. Төп азыгы - тычкансыман кимерүчеләр, кошлар, кәлтәләр. Аслар - моногамнар, елга бер тапкыр үрчиләр. Кушылу вакыты яз яки җәй башында. Балалары (уртача 7-9 бала) киләсе елның язында туа. Кыйммәтле мех бирә торган җәнлек. 1920-30 елларда Татарстанда күп була, ел саен 14 мең данәгә кадәр ас аулана. 1960 елларда табыш 100 дән артмый. Хәзерге вакытта, аз санлы булу сәбәпле, промысел фаунасыннан төшеп кала. ТРның Кызыл китабына кертелгән.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,0 2,1 2,2 Mammal Species of the World — 2005.
  3. 3,0 3,1 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. XiePrinceton: Princeton University Press, 2008.
  4. Wildscreen ARKive — 2003.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Кызыл китап — 1964.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — ISBN 978-3-662-46270-6doi:10.1007/978-3-662-46270-6
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 Бельгийский список видов
  8. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  9. https://www.mammal.org.uk/species-hub/full-species-hub/discover-mammals/species-stoat/
  10. Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World — 1 — 2005.
  11. Grzimeks Enzyklopädie — 1 — M: Kindler Verlag, 1988.
  12. Cumming V., Cunnington C. W., Cunnington P. E. ermine // The Dictionary of Fashion History — 1 — Berg Publishers, 2010. — ISBN 978-1-84788-533-3
  13. The IUCN Red List of Threatened Species 2021.1 — 2021.
  14. Heptner & Sludskii 2002, p. 1002
  15. Heptner & Sludskii 2002 pp1002
  16. https://www.doc.govt.nz/nature/pests-and-threats/animal-pests/stoats/
  17. King C. M. Mustela erminea // Mamm. SpeciesASM, OUP, 1983. — ISSN 0076-3519; 1545-1410doi:10.2307/3503967