Тычканлылар
Тычканлылар, яки тычканнар (лат. Muridae) — кимерүчеләр отрядына керүче имезүче хайваннар семьялыгы (Rodentia). Тән озынлыгы 5 сантиметрдан башлап (кечкенә тычкан) 48 сантиметрга кадәр (нәзек койрыклы күсе Phloeomys cumingi). Бөтен җирдә таралган, күпчелек төрләре тропик һәм субтропик урманнарда. Төньяк һәм Көньяк Америкага һәм күп кенә утрауларга кертелгән.
Тычканлылар | |
Халыкара фәнни исем | Muridae Иллигер, Иоганн Карл Вильгельм, 1811[1][2][3][…] |
---|---|
Таксономик ранг | гаилә[1][2][3][…] |
Югарырак таксон | мышиные[d][2][3] |
Таксонның халык атамасы | muridé, murid, глувци, musedo, musefamilien һәм miši |
Тычканлылар Викиҗыентыкта |
Россия фаунасында 13 төргә якын тычканлылар очрый.
Биология
үзгәртүТычканнар (шулай ук күселәр) төнлә һәм эңгер-меңгердә аеруча актив. Күпчелеге орлыклар белән тукланып җирдә тормыш алып бара, кайбер өлеше — хайван ризыгы ашый. Кайберләре — синантроп хайваннар (өй тычканы, кайбер күселәр). Елның җылы вакытында үрчи, кеше өйләрендә — ел буе. 1,5—3 айда җенси яктан өлгерәләр.
Классификация
үзгәртүСемьялык үз эченә 4 ассемьялык, 147 ыруг һәм 701 төр ала.
Кеше өчен әһәмияте
үзгәртүТычканнар — күп кенә паразитлар йөртүче, кеше һәм йорт хайваннары авыруларын, шулай ук куркыныч инфекцияләрне кузгатучылар. Бөртеклеләр һәм урман хуҗалыкларна, азык-төлек һәм төзелеш материалларына зур зыян китерәләр. Иң зур зыянны Mus (мәсәлән, өй тычканы (Mus musculus)) ыругы тычканнары китерәләр. Көрәш чаралары: азык-төлеккә керү юлын ябу, куркыту (ультратавыш нурланышы: тычканнар 40 кГц кадәр ешлык ишетәләр), санны тоткыннар һәм агу ярдәмендә көйләү.
Шулай ук карагыз
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2004.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Wilson D. E., Reeder D. M. Class Mammalia Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Әлеге мәкаләнең җитешсезлекләрен ашыгыч рәвештә төзәтергә кирәк. Аны викиләштерү, тулыландыру яки төптән үзгәртү урынлы.
Сәбәпләр һәм бәйле бәхәс өчен {{Википедия:Яхшыртуга}} битен карагыз. Өстәмә мәгълүмат өчен, мәкаләнең бәхәс битен дә карый аласыз. |
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Мышиные (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|