Роза Заһит кызы Хәлиуллина 1931 елның 14 июнендә Татарстанның Актаныш районы Әҗәкүл авылында туган. Гомуми белем мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлаганнан соң, Такталачык хастаханәсе каршында ачылган алты айлык курсларда укый һәм 1948 елга кадәр шул хастаханәдә күз авырулары буенча шәфкать туташы булып эшли. 1948 елда Казанга килеп, җиңел сәнәгать профессионал техник училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, дүрт ел Казан аяк киемнәре комбинатында оператор хезмәтендә була, бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке урта мәктәбендә укый.

Роза Хәлиуллина
Туган телдә исем Роза Заһит кызы Хәлиуллина
Туган 14 июнь 1931(1931-06-14)
Татарстанның Актаныш районы Әҗәкүл авылы
Үлгән 15 гыйнвар 2014(2014-01-15) (82 яшь)

1952-1956 елларда Роза Хәлиуллина – медицина училищесы студенткасы. Училищены дәвалаучы-акушер дипломы белән тәмамлап чыккач, ул озак еллар Казанның төрле медиина учреждениеләрендә һәм промышленность предприятиеләрендә эшли, 1966-1969 елларда читтән торып Казан медицина институтында укый. 1978 елдан Р.Хәлиуллина – профессиональ язучы хезмәтендә.

Р. Хәлиуллина иҗат эше белән 1960 елда шөгыльләнә башлый. Шул вакыттан алып аның шигырьләре республика балалар газетасы “Яшь ленинчы”да, “Татарстан яшьләре”, “Социалистик Татарстан” газеталарында, “Ялкын”, “Азат хатын” (“Сөембикә”), “Казан утлары” журналларында еш басыла. Соңга таба шагыйрәнең аерым әсәрләре күмәк җыентыкларга кертелә (“Беренче карлыгачлар”, 1969; “Беренче адымнар”, 1971, “Кызлар җыры”, 1977), кечкенәләр өчен “Бөрлегәнгә медаль”(1973), “Чүкеч нәни булышчы”(1977) кебек мөстәкыйль китаплар булып та чыга. Болар – шагыйрәнең эзләнү, үсү юлындагы беренче тәҗрибәләре.

70 нче елларның икенче яртысыннан башлап, Роза Хәлиуллина иҗат эше белән аеруча җитди шөгыльләнә. Бу елларда ул “Каенана” исемле поэмасын һәм күп санлы лирик шигырьләрен яза. Алар соңыннан, 1980 елда, “Агыйдел – аккош иле” исемле җыентыкка тупланып, укучылар хөкеменә тәкъдим ителәләр.

2014 елның 15 гыйнвар көнне 83 яшендә шагыйрә Роза Хәлиуллинаның йөрәге тибүдән туктады.