То́мас А́лва Э́дисон (ингл. Thomas Alva Edison; 1847 елның 11 феврале, Майлан, Огайо1931 елның 18 октябре, Вест Оранж, Нью-Джерси) — дөньякүләм танылган уйлап табучы, эшмәкәр. АКШта ул 1893 патент алган, бөтен башка илләр буенча якынча 3 мең патент. Эдисон телеграфны, телефонны, киноҗиһазларны камилләштергән, электроникага һәм күп кенә электро-җиһазларны уйлап чыгарган, фонографны ясаган. Шулай ук ул телефон сөйләшүе башында «алло» сүзен кулланырга тәкъдим иткән.

Томас Эдисон
Туган телдә исем Thomas Alva Edison
Туган 11 февраль 1847(1847-02-11)
Майлан, Огайо
Үлгән 18 октябрь 1931(1931-10-18) (84 яшь)
Вест Оранж, Нью-Джерси
Үлем сәбәбе Сахарный диабет 2-го типа[d][1]
Күмү урыны Thomas Edison National Historical Park[d][2]
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Әлма-матер Купер-юнион[d]
Һөнәре уйлап табучы
Эш бирүче General Electric[d] һәм Continental Edison[d]
Җефет Mary Stilwell Edison[d][1] һәм Mina Miller[d][1]
Балалар Чарльз Эдисон[d], Theodore Miller Edison[d], Thomas Alva Edison Jr.[d][1], Marion Estelle Edison Oeser[d], Madeleine Edison[d] һәм William Leslie Edison[d][1]
Ата-ана
Кардәшләр Карлайл Сноу Эдисон[d]

 Томас Эдисон Викиҗыентыкта

A Day with Thomas Edison (1922)

1928 елда ул АКШның иң югары бүләге — АКШ Конгрессы милли медале белән бүләкләнә.

Балачакта Томас Эдисон авырулы бала булган иде. Аңа 7 яшь булганда, гаиләсе белән Порт-Гурон-га күчкән. Юл вакытында скарлатина белән авырып киткән, нәтиҗәдә колаклары начар ишетә башлаган.

Мәктәптә Томас Эдисон авыр бала булып саналган. Укытучы аңа хәтта «аңгыра» дип әйткәне билгеле. Өч ай мәктәптә укыганнан соң, әнисе аны мәктәптән алып, үзе укыта башлады.

1860 елдан башлап, Томас сатучы булып эшли башлый. Аннары ул телеграфист буларак эшли, монда ул үз җиһазларын куллана башлый. 22 яшьтә ул үз ширкәтен нигезли, профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый.

Шулай ук карагыз үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Томас Эдисон темасы буенча бит бар
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 https://www.biography.com/people/thomas-edison-9284349
  2. 2,0 2,1 https://fr.findagrave.com/memorial/1630/thomas-alva-edison
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Pas L. v. Genealogics — 2003.