Михаил Ломоносов
Михаи́л Васи́льевич Ломоно́сов — рус табигать өйрәнүче галим, рус әдәби теленә нигез салучы, шагыйрь, рәссам, тарихчы.
Тәрҗемәи хәл
үзгәртүМәскәүдә, Киевта (1734), соңрак Петербург академия университында укыган (1735). 1736 елдан Германиянең Марбург һәм Фрайбург университетларында химия һәм металлургия фәннәреннән тәгълим алган. Петербург фәннәр академиясенең беренче академигы (1745). 1748 елда Россия ФА каршында беренче химия лабораториясенә нигез салган. 1755 елда Ломоносовның инициативасы белән Мәскәү университеты булдырылган. Матдәләрнең атом-молекуляр төзелеше хакындагы төшенчәләрне эшкәрткән, химик реакцияләрдә массаның сакланыш канунын тапкан (1756), корпускуляр (атом-молекуляр) тәгълиматы нигезләрен тәкъдим иткән (1741 — 50). Венера планетасының атмосфера барлыгын ачыклаган (1761). Фәлсәфи һәм гражданлик рухындагы рус одасының иҗаткяре. Шигырьләр, трагедияләр һәм һөҗүи (сатирик) әсәрләр, фундаменталь филологик тәдкыйкатьләр һәм рус теленең гыйльми грамматикасы авторы. Төсләр хакындагы теориясен алга сөргән. Берничә оптик әсбаплар ясаган. Мозаика сәнгате үсешенә, смальталар эшләп чыгаруга зур өлеш керткән, шәкертләре белән бергә изразец нәкышләрнең яңа төрләрен тәкъдим иткән.
Швеция ФА (1760), Болонья ФА (1764)ларның фәхри әгъзасы.
Үлем
үзгәртү1765 елның 15 апрелендә, Михаил Ломоносов, рус галиме, тарихчы, шагыйрь, үпкәләр ялкынсынуыннан, үлә.
Фәнни-техник эшчәнлеге
үзгәртү1754 елны М.В. Ломоносов җитәкчелегендә ике винтлы беренче вертолёт моделе (аэродинамик машина) төзелә.[7]
Гаиләсе
үзгәртүГаилә агачы
үзгәртүАртемий (XVI–XVII вв.) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Леонтий | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Дорофей (1647–1683) | Лука (1646–1727) | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Василий (1681–1741) | Елена Сивкова | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Михаил Ломоносов | Елизавета Цильх (1720–1766) | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Елена (1749–1772) | Алексей Константинов | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Николай Раевский | Софья | Анна | Алексей | Екатерина | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Александр | Николай | Мария | Сергей Волконский | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Александра | Иван Ностиц | Михаил | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Григорий | Пётр | Александр | Сергей | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Михаил | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Андрей | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Пеэтер | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Ломоносов, Михаил Васильевич // Русский биографический словарь / мөхәррир Н. Д. Чечулин, М. Г. Курдюмов — СПб: 1914.
- ↑ 2,0 2,1 http://www.st-petersburg-essentialguide.com/bridges-in-saint-petersburg.html
- ↑ 3,0 3,1 Notable Names Database — 2002.
- ↑ 4,0 4,1 Pas L. v. Genealogics — 2003.
- ↑ Fast 500 Jahre international – Ausländische Studierende und Professoren an der Marburger Universität
- ↑ Mathematics Genealogy Project ID
- ↑ Вертолёт. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008., archived from the original on 2012-12-16, retrieved 2015-03-28
Сылтамалар
үзгәртү- Йөрәге халкы өчен сыктаган (Атаклы кешеләр тормышыннан) – № 66 (11701), 1 декабрь, 2011 2016 елның 29 июнь көнендә архивланган.
Китаплары
үзгәртү- Ломоносов М. Краткое руководство к красноречию. — Кн. 1: В коей содержится Риторика… — СПб.: Имп. Акад. наук, 1748. — 327 с.