Мидхәт Фәйзуллин (1908)

табиб, ГИДУВ профессоры (Казан)

Бу табиб турында мәкалә, Социалистик Хезмәт Каһарманы турында моннан укыгыз

Мидхәт Фәйзуллин
Туган телдә исем Мидхәт Харис улы Фәйзуллин
Туган 19 апрель 1908(1908-04-19)
РИ, Ырынбур губернасы, Ырынбур
Үлгән 8 май 1990(1990-05-08) (82 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре табиб-рентгенолог, галим
Җефет Татьяна Григорий кызы Федорова, табиб
Балалар улы Альфред, табиб
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
ТАССР атказанган фән эшлеклесе
РСФСР атказанган фән эшлеклесе

Мидхәт Фәйзуллин, Мидхәт Харис улы Фәйзуллин (1908 ел, РИ, Ырынбур губернасы, Ырынбур1990 елның 8 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — табиб-нейрорентгенолог, медицина фәннәре докторы (1948), профессор (1950), ТАССР (1968) һәм РСФСР (1973) атказанган фән эшлеклесе, 1938 елдан Табиблар белемен күтәрү дәүләт институтында: 1953—1982 елларда рентгенология кафедрасы мөдире. Хезмәтләренең күпчелеге клиник рентгенологиянең нейрорентгенология бүлегенә карый.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1908 елда Ырынбурда (Кадет тыкрыгы, 15нче йортта) күп балалы зыялы гаиләдә өлкән бала булып туган. Әтисе – педагог, журналист, нәшир, Мидхәт туганда Ырынбурда Хөсәеновларның сәүдә фирмасы хезмәткәре Харис Зариф улы Фәйзуллин (Харис Фәйзи-Чистапули, 1871—1933), Чистай өязе Шыкмай авылыннан, чыгышы белән сәүдәгәр гаиләсеннән[1]. Әнисе — Әсма Әхмәтгәрәй кызы Сәетбатталова Минзәлә өязе Хуҗамәт авылыннан, сәүдәгәр гаиләсеннән. Туганнары: Мәхмүт-Әкрәм, Әхмәт-Наҗи, Әкрәм сабый вакытта вафат. Энеләре: Җәүдәт (1910—1973), композитор; Шәүкәт, инженер-энергетик. Башлангыч белемне Мидхәт өйдә, аннары Әмирхан хәлфәдә ала. Бардин гимназиясендә русча укый. Революциядән соң әлеге гимназия ябылгач, яңа ачылган М. И. Калинин исемендәге җидееллык татар мәктәбендә укуын дәвам итә.

Казан үзгәртү

Ырынбурда мәктәпне тәмамлагач, әтисенең киңәше белән Казанга барып, авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Бер елдан үз теләге белән фельдшерлар мәктәбенә (1927 елдан медицина техникумы) күчә һәм аны 1928 елда «медицина технигы» белгечлеге буенча тәмамлый. Вахитов исемендәге һәм тимер юлчылар хастаханәләренең рентген кабинетына техник булып эшкә урнаша, Казан университетының дәвалау факультетына (1930 елдан Казан дәүләт медицина институты) укырга керү өчен әзерлек курсларына йөри. 1929 елда укырга керә һәм 1933 елда тәмамлый. 1933—1934 елларда хатыны Татьяна Григорий кызы Федорова белән Балтач районы Чепья хастаханәсендә, 1934 елдан Юдино станциясе хастаханәсендә рентгенолог профессор В. А. Гусынинның ассистенты булып эшли.

ГИДУВ үзгәртү

 
1938—1982 елларда М. Х. Фәйзуллин эшләгән ГИДУВ бинасы

1938 елдан В. И. Ленин исемендәге Табиблар белемен күтәрү дәүләт институтында (2003 елдан Казан дәүләт медицина академиясе) ассистент, бер үк вакытта 1нче клиника хастаханәсенең табиб-рентгенологы булып эшли. 1941 елда «Тез суставы артерияләренең рентгеноанатомиясе» темасына кандидатлык диссертациясе яклый (фәнни җитәкчесе профессор В. А. Гусынин).

Бөек Ватан сугышы елларында Казанда хәрби госпитальдә рентген бүлеген җитәкли. Аңа 1939 елда ак финнар белән сугыш вакытында ук III ранг табибы дәрәҗәсе бирелгән булган[2]. Демобилизациядән соң, ГИДУВның рентгенология кафедрасында ассистент, соңрак доцент, 1950 елдан профессор булып эшли. 1948 елда, сугыш елларында күз чокыры һәм чиктәш өлкәләр яраларын рентгенодиагностикалау буенча материалларга нигезләнеп, докторлык диссертациясе яклый.

1953 елда рентгенология кафедрасы мөдире итеп сайлана һәм 1982 елга кадәр шул вазифада була. 1984 елда пенсиягә чыга. Татар зыялылары турында истәлек китаплары яза: «Мирхайдар Файзи» (ТКН, 1987), «Повесть о жизни». 1990 елның 8 маенда 82 яшендә вафат.

Фәнни кызыксыну өлкәләре үзгәртү

Мидхәт Харис улы — нейрорентгенология буенча әйдәп баручы белгечләрнең берсе. Хезмәтләренең күпчелеге клиник рентгенологиянең нәкъ шушы катлаулы бүлегенә карый. Ул – 130лап фәнни хезмәт, шул исәптән 7 монография авторы. «Борын тирәсе куышлыклар авырулары һәм имгәнүләре рентгенодиагностикасы» монографиясе рентгенологлар һәм оторориноларингологлар өчен кыйммәтле кулланма булып тора. Профессор М. Х. Фәйзуллин җитәкчелегендә 20 кандидатлык, 5 докторлык диссертацисе якланган. Ул җитәкләгән рентгенология кафедрасы 4 меңнән артык рентгенолог әзерләп чыгарган. Нейрорентгенология һәм флюорография буенча табибларның белемен камилләштерү циклларын оештыруны башлап җибәрүчеләрдән берсе була.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Рентгенодиагностика повреждений костей черепа. К.: ТКН, 1951.
  • Рентгенодиагностика опухолей головного мозга. К.: ТКН, 1967.
  • Рентгенодиагностика заболеваний и повреждений придаточных полостей носа. М.: Медгиз, 1961; М.: Медицина, 1969;
  • М. Х. Файзуллин, А. М. Файзуллин. Дифференциальная рентгенодиагностика поражений придаточных пазух носа, опухолей черепа и мозга, черепных повреждений, интра- и экстракраниальных инородных тел. К.: ГИДУВ, 1972[3].
  • Рентгенодиагностика последствий закрытой черепно-мозговой травмы. К.: ТКН, 1985.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

2009 елның 3 июлендә Казанның Мөштәри урамы, 11нче йорт адресы буенча урнашкан РКБ-3 нең терапия һәм неврология бүлеге (элекке ГИДУВ) бинасында профессор М. Х. Фәйзуллинга истәлек тактасы ачылган[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Файзуллин Харис Зарифович. «Милләттәшләр» порталы
  2. Диляра Мухамедьярова. Белые цветы профессора Файзуллина. faizy.ru(рус.)
  3. 1, archived from the original on 2021-02-03, retrieved 2021-01-29 
  4. Эмма Ситдикова. На здании РКБ-3 установили мемориальную доску известному казанскому ученому. Татар-информ, 3.07.2009(рус.)

Әдәбият үзгәртү

  • Марс Михайлов. Татар медицина интеллигенциясенең күренекле вәкиле. // Мәшһүр татар галимнәре: мәкаләләр, истәлекләр (төзүчеләр Р. Ә. Шакирҗанов, А. И. Нарбеков, Ф. Р. Шакирҗанов). Казан: ТКН, 2011, 228-230нчы бит. ISBN 978-5298-02090-9
  • Җәүдәт Фәйзи. Күңелем кыллары. // Җ. Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Төзәтелгән икенче басма. К.: ТКН, 1987. 200-369 бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү