Шахмай

(Шыкмай битеннән юнәлтелде)

ШыкмайТатарстан Республикасының Яңа Чишмә районындагы авыл.

Шыкмай
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Яңа Чишмә районы
Координатлар 55°11'тн, 51°6'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423183
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Шахмайкино

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.1 °C -10.9 °C -5.7 °C 4.4 °C 13.4 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.7 °C 12.1 °C 4.3 °C -4.9 °C -10.3 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[2]

Тарихы үзгәртү

Авылның исеме аңа нигез салучы Шахмай Биктимер улы хөрмәтенә кушылган. Бу кеше авыл халкы исәпкә алынган ревизия кенәгәләрендә “Шихмайка Биктемиров” дип китерелә. Аның 1682-1750 нче елларда яшәгәнлеге, һәм 1719 нчы елдан соң Ялтан (хәзерге Татар Ялтаны) авылында урнашуы, ә аннан Шахмайга күченгәнлеге билгеле. Шахмай бабайның Исмәгыйль исемле энесе (1715 нче елгы), Актимер (1725 нче елгы) һәм Әбүбәкер (1738 нче елгы) исемле уллары булган.

Тора-бара тирә-як авыллардан да әлеге урынга күченеп яши башлыйлар. Авыл әкренләп үсә, көчәя.Ул вакытта, авылны икегә бүлеп, елга ага. Ул Кызыл Яр күпереннән башлана. Яз көннәрендә көчле ташу вакытында елга шулкадәр тулып таша ки, хәтта атлар белән дә күпердән чыгарга батырчылык итмиләр. Авылдан ерак түгел куе урманнар булуы төзелеш материалларына кыенлык тудырмый. Авыл кешеләре әкренләп йортлар төзиләр. Ләкин янгын чыгу сәбәпле, барлык йортлар янып бетә. Авыл кешеләре күмәк көч белән өйләрне кабат торгызалар.Бу эшләрне оештыручы- Шахмай була. Шул вакыйгадан соң авыл Шахмай исеме белән атала башлый.

Шахмай авылы тау астына, иң матур җиргә - инеш буена урнашкан. Элек исә тау башлары тоташ урман булган, киек җанвар күп булган. Шуңадыр инде, югары очтагы бер ерым «Арыслан елгасы» дип атала. Хәзерге вакытта авыл тирәсендә урманнар булмаса да, ул матурая, үсә. Аның иң зур байлыгы – чиста сулы чишмәләре.Түбән очтагы бер чишмә “Наил бабай” чишмәсе дип йөртелә. Аны чистартып, авылдашларына рәхәтләнеп ял итәрлек мөмкинлекләр тудыручы-шагыйрь Нәкыйп ага Галимов.

Шахмай авылы үзенең җирле шагыйрьләре, язучылары белән дан тота. Нәкыйп Галимов, Зәйнәп Хәбибуллина, Резидә Абдуллина үзләренең әсәрләрендә иң нечкә кичерешләрне сурәтлиләр, туган якларын данлыйлар. Зәйнәп Хәбибуллина язып калдыруы буенча, элек авыл аша олы юл узган.Әле хәзер дә авылда ике күпер сакланган. Авылга керү белән, Арыслан елгасы каршы ала. Аннан киң болыннар җәелеп китә. Анда ел саен авыл халкы Сабантуй бәйрәмен үткәрә. Элек авыл читендә бик матур Бака күле булган. Анда төнбоеклар чәчәк аткан, камышларда кошлар сайраган, ләкин барыннан да бигрәк, бакаларның кычкыруы бөтен авылны яңгыраткан. Күлдән ерак түгел известьле калкулык булган. Авыл халкы (хәтта тирә-күрше авыллар да) мичләрне агарту һәм башка ихтыяҗлар өчен монда известь алырга килгәннәр. Авылның икенче башында- Изгеләр күпере. Күпердән ерак түгел Гражданнар сугышы вакытында үлгән авылдашлары күмелгән.

Халык саны үзгәртү

Авылның демографик үсеше. Шахмай авылында йортлар һәм халык саны:

Еллар 1745 1762 1795 1859 1895 1909

Йортлар ~ 40 ~ 55 100 245 323 346

Ир-атлар 111 186 303 780 1040 980

Хатын-кызлар ~110 171 375 758 1039 965

Ревизия материаллары һәм мәхәлләләр буенча төзелгән белешмәлекләр Шахмай авылының һәр ярты гасыр саен 2,5 тапкырга зурая баруын күрсәтә. Шул ук вакыт ешлыгында халык санына ике тапкыр арта барган. Күпсанлы халык кыска вакыт эчендә килеп урнашу сәбәпле, авыл башланып киткән дәвереннән үк шактый эре булган. Авылның читтән килүчеләр исәбенә зураюы XVIII гасыр ахырына туктала. Моның сәбәбе –җан башына туры килгән җир биләмәләренең кечерәюендә. Аннан соңгы дәверләрдә авыл халкы нигездә табигый артым исәбенә үрчи. Башка авыллар белән чагыштырганда, Шахмайда табигый артымның шактый зур булганы игътибарга лаек. Гомумән алганда, авылның демографик үсеш темплары ХХ гасырга чаклы бертөсле югары тора. ХХ гасыр башында йортлар исәбе арта барса да, халык саны кимүгә йөз тота. Әлеге күренеш җир җитмәү сәбәпле халыкның читкә китүе белән аңлатылырга мөмкин.[3]

Танылган шәхесләр үзгәртү

 
Авыл тарихы музее

Мәдәният үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.