Гобәй Баймөхәмәтов

Гобәй Җандәүләт улы Баймөхәммәтов (1925-1989) - совет хәрби эшлеклесе. Эшче-Крестьян Кызыл Армиясендә һәм Совет Армиясендә 1943 елның гыйнварыннан 1949 елның мартына кадәр хезмәт итә. Хәрби белгечлекләре - пулеметчы һәм укчы. Бөек Ватан сугышы ветераны. Дан орденының тулы кавалеры. Демобилизация вакытында хәрби дәрәҗәсе — өлкән сержант. 1965 елдан запас старшинасы.

Гобәй Баймөхәмәтов
Туган 10 июль 1925(1925-07-10)
Ырынбур, РСФСР, СССР
Үлгән 20 май 1989(1989-05-20) (63 яшь)
Никомавровка[d], Ширяевский район[d], Әдис өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә старшина[d]

Биографиясе үзгәртү

Гөбәй Баймөхәммәтов 1925 елның 10 июнендә РСФСР Ырынбур губерна шәһәрендә (хәзер Россия Федерациясенең Оренбург өлкәсе административ үзәге) эшче гаиләсендә туа. Татар. 1930 елларда Оренбург янындагы Сакмар авылында яши. 1937 елда Сакмар урта мәктәбенең дүрт сыйныфын тәмамлый. Әти-әнисе вафатыннан соң балалар йортында тәрбияләнә. Һөнәри белемне машина йөртүчеләр курсларында алган. Хәрби хезмәткә чакырылганчы совхозда комбайнчы булып эшли.

Баймөхәммәтов эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына 1943 елның 1 гыйнварында Чкалов өлкәсе Чкалов район хәрби комиссариатыннан алына. Уку лагерында хәрби әзерлек үтә. Немец-фашист илбасарларына каршы сугышларны кызылармеец Баймөхәммәтов 1943 елның августыннан Көньяк фронтның 5 нче удар армиясенең 968 нче укчы дивизиясенең пулеметчигы вазыйфасында башлый.

1944 елның 7 августындагы приказ белән Гобәй Баймөхәмәтов 3 нче дәрәҗә Дан ордены (№65908) белән бүләкләнә.

Сугышта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен 1945 елның 13 апрелендәге приказ белән Баймөхәммәтов 2нче дәрәҗә Дан ордены (№ 25136) белән бүләкләнә.

Берлин операциясендә һәм Берлин штурмы вакытында көрткән өлеше өчен СССР Югары Советы Президиумының 1946 елның 15 маендагы Указы белән кызылармеец Г. Җ. Баймөхәммәтов 1 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә (№ 1006).

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Г. Баймөхәммәтов армиядә Одесса астында хезмәт итә. 1949 елның мартында өлкән сержант исемендә демобилизацияләнеп, Одесса өлкәсендә кала. Ширяй районының Никомавровка авылында яши. «Авангард» колхозында шофер булып эшли. 1965 елда аңа запастагы хәрби исем бирелә. Гөбәй Җандәүләт улы 1989 елның 20 маенда вафат була. Украинаның Одесса өлкәсе Ширяй районы Сахан авылы зиратында җирләнгән.

Чыганаклар үзгәртү

  • Боевые действия войск 5-й ударной армии по захвату и расширению плацдарма на левом берегу Одера севернее Кюстрина в феврале 1945 г // Сборник военно-исторических материалов Великой Отечественной войны. Выпуск 6. — М: Воениздат, 1952. — С. 8-21. — 148 с.
  • Биография Г. Я. Баймухаметова на сайте «Герои страны».

Сылтамалар үзгәртү