Әхмәров Хәсән Нурый улы (1866—?) — хәрби эшлекле, Русиядәге Гражданнар сугышы һәм Башкорт милли хәрәкәтендә катнашучы.

Хәсән Әхмәров
Туган 1866
Ырынбур, Ырынбур янарал-гөбернатырлыгы[d], Россия империясе
Үлгән 1920 елдан иртә түгел
Әлма-матер Ырынбур Неплюев кадет корпусы
Һөнәре офицер
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы
Хәрби дәрәҗә полковник

Биографиясе үзгәртү

Әхмәров Хәсән Нурый улы 1866 елда Ырынбур шәһәрендә туган.

Ырымбурда Неплюев кадет корпусын, аннан соң — хәрби училищесын тәмамлаган.

Соңыннан рус армиясендә хезмәт иткән. Полковник дәрәҗәсенә лаек булган. 1917 елга кадәр Беренче дөнья сугышында   катнашкан.

1918 елдан алып Үсәргән кантонында Башкорт хөкүмәтенең вәкиле булып эшләгән.

1919 елдан  — Эшче-Крестьян Кызыл армиясенең (РККА) Көнчыгыш фронты Көньяк төркеме армияләре штабы янындагы  Башкортостан Хәрби-революцион комитетының хәрби бүлеге буенча вәкил урынбасары. 

1919-1920 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. 49 нчы Себер укчылар полкы командиры була.  Автономияле Башкорт Совет Республикасының хәрби эшләр буенча халык комиссариатының тәэмин итү бүлеге начальнигы ярдәмчесе итеп куела.

1919 елның июненнән Бәләбәй шәһәрендә РККА-ның аерым Башкорт укчылар бригадасы частьларын булдыру белән шөгыльләнә. Ә шул ук елның августыннан алып Башкорт аерым укчылар бригадасы командиры итеп билгеләнә.

1919 елның октябрь — ноябрь айларында Петроградны саклап калуда, акларның генерал Н. И. Юденич җитәкчелегендәге Төньяк - Көнбатыш армиясен тар-мар итүдә катнаша.

1920 елның февраленнән алып октябрьгә кадәр — Автономияле Башкорт Совет республикасының запас гаскәрләре идарәлеге начальнигы була. Шул ук вакытта Әхмәров Хәсән Нурый улы башкорт гаскәрләрен оештыру һәм фронтка җибәрү белән җитәкчелек иткән.

Аннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият үзгәртү

  • Ярмуллин А. Ш. Автономияле Башкортстан байрагы астында. Уфа, 2009. (башк.)
  • Таймасов Р. С. Участие башкир в Гражданской войне: книга первая. В лагере контрреволюции (1918 — февраль 1919 гг.): Монография.- Уфа:РИЦ БашГУ, 2009. - 200 с.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү