Уфаның авыл көнкүреше журналы (журнал)

«Уфаның авыл көнкүреше журналы» (рус. «Уфимский сельскохозяйственный листок»; «Сельскохозяйственный листок Уфимского губернского земства»[1]) — журнал[2]. Уфа губерна земство башкармасы органы. Совет хакимияте урнашканнан соң, беренче булып туктатылган татар вакытлы матбугат басмасы. 1914―1917 елларда Уфа шәһәрендә татар һәм рус телләрендә нәшер ителә. Рәсми мөхәррире – П. Коропачинский, тәрҗемәче – Сәгыйть Рәмиев[3].

«Уфаның авыл көнкүреше журналы»
«Уфимский
сельскохозяйственный листок»
Tөр

атналык икътисади-сәяси, авыл хуҗалыгы журналы


Нәшер итүче

Уфа губерна земствосы

Нигезләнде

1914

Тел

татар теле, рус теле

Публикацияләр туктату

1.12.1917

Төп офис

Уфа

1908 елдан ― «Сельскохозяйственный листок», 1912 елдан — «Уфимский сельскохозяйственный листок» буларак чыккан. Әлеге журнал Уфа вилаять земствосы органы буларак, 1914 елның 28 апрелендә ике телдә чыга башлаган. Рус телендәге варианты «Уфимский сельскохозяйственный листок» («Сельскохозяйственный листок Уфимского губернского земства») исемен йөрткән. Аның җаваплы мөхәррирләре булып төрле елларда П. Коропачинский белән П. Толстой эшләгән. Дубликат рәвешендә чыгарылган татарча варианты («Уфаның авыл көнкүреше журналы») исә Сәгыйть Рәмиев тарафыннан тәрҗемә ителгән.

Басманың һәрбер саны тышлыгында авыл тормышын сурәтләгән рәсемнәр урнаштырылып килгән. Журнал, нигездә, икътисад, бигрәк тә авыл хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләргә даими игътибар биргән. Шулай ук самодержавиенең төшерелүе, Учредительное собраниегә сайлаулар кебек агымдагы зур сәяси вакыйгаларны да шактый киң яктырткан. Журналның татарча басмасында әдәби парчалар да басылган[4].

Мөхәррирләр

үзгәртү

төрле елларда: А. Г. Георгиевский, 1908—1909, 1914—1916; П. Ф. Коропачинский, Уфа губерна земство башкармасы рәисе, 1908—1916; А. Д. Гачечиладзе 1908—1914; М. П. Депрейс, 1910—1911; Н. П. Товарищев, 1910, 1912—1914; К. В. Стобеус, 1916; Г. М. Курковский, 1916.

1917 елның 27 октябрендә (9 ноябрендә) Халык Комиссарлары Шурасы (Совет хөкүмәте) үзенең беренче утырышында «Матбугат турында» декрет (Декрет «О печати») кабул итеп, «буржуаз матбугат»ны кануннан тыш дип игълан итә, совет цензурасына юл ача[5].

«Уфаның авыл көнкүреше журналы» ― Совет хакимияте урнашканнан соң, беренче булып туктатылган татар вакытлы матбугат басмасы. Аның 136 саны, соңгысы 1917 елның 1 декабрендә чыгарылган.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 604. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

үзгәртү
  • Сельскохозяйственный листок Уфимского губернского земства: [Библиография периодических изданий России. № 7489] // Беляева Л. Н., Зиновьева М. К., Никифоров М. М. Библиография периодических изданий России, 1901—1916. — Л.: [ГПБ], 1960. Т. 3: Р—Я. — С. 201.
  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Уфимский сельскохозяйственный листок: [Библиография периодических изданий России]. — 1961 (текст)
  2. С Древнейших Времен До Наших Дней - Документ
  3. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 604. ISBN 0-9530650-3-0
  4. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 163-164нче бит
  5. Декрет о печати.(рус.)