Париж тынычлык конференциясе

Париж тынычлык конференциясе (18 гыйнвар 1919 — 21 гыйнвар 1920) — Беренче бөтендөнья сугышында җиңгән дәүләтләрнең алар тарафыннан җиңелгән дәүләтләр белән килешүләрен хәзерләү һәм имзалау өчен чакырылган халыкара конференция. Тәнәфесләр белән 1919 елның 18 гыйнварыннан 1920 елның 21 гыйнварына кадәр барган. Конференциядә 27 дәүләт һәм Бөекбританянең 5 доминионы катнашканнар. Конференциядә түбәндәге дәүләтләр белән килешүләр хәзерләнгән:

Париж тынычлык конференциясе
Сурәт
Рәсми исем Paris Peace Conference[1]
Архивлары саклана Музей современной истории (Париж)[d][2]
Дәүләт  Франция
Урын Париж
Булдыручы Милләтләр Лигасы
Вакыт мизгеле 1919
Башлану вакыты 18 гыйнвар 1919
Тәмамла(н)у вакыты 21 гыйнвар 1920
Карта
 Париж тынычлык конференциясе Викиҗыентыкта

Беренче бөтендөнья сугышында катнашучылар харитасы. Антанта илләре яшел төс белән, Үзәк дәүләтләр сары төс белән, битараф дәүләтләр соры төс белән күрсәтелгәннәр

Конференциягә кушылган башка дәүләтләрнең хәлләре зәгыйфь булу сәбәпле, дөньяның сугыштан соңгы корылышының төп мәсьәләләрен «Бөек өчлек», ягъни Вудро Вильсон, Дэвид Ллойд-Җорҗ һәм Жорж Клемансо хәл иткәннәр. Бөтен Россия күләмендә кануни хакимият статусына дәгъва иткән хөкүмәтләрнең һичберсе дә конференциягә чакырылмаган. Алмания һәм аның элекке беректәшләрен фәкать алар белән солых килешүләре хәзерләнгәннән соң конференциягә чакырганнар. Конференциядә Милләтләр Лигасы уставы да расланган.

Катнашучылар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү