Ибнеәмин Әхтәмов

хокук белгече, милли сәясәт эшлеклесе

Әхтә́мов Ибнеәмин (Биньямин) Әбүсогуд улы (6.11.1877, Уфа — 1941, Мәскәү), хокук белгече, милли сәясәт эшлеклесе.

Ибнеәмин Әхтәмов
Туган телдә исем Әхтәмов Ибнеәмин (Биньямин) Әбүсогуд улы
Туган 6 ноябрь 1877(1877-11-06)
Уфа, Россия империясе
Үлгән 1941
Мәскәү, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе -> / ССРБ
Һөнәре хокук белгече
Сәяси фирка Социал-инкыйлабчылар фиркасе[d]
Ата-ана

 Ибнеәмин Әхтәмов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Дворян нәселеннән; Әбүсөгуд Әхтәмовның улы; меньшевик Ибраһим Әхтәмовның (1880-31) абыйсы. 1898 елдан Петербург университетының физика-математика факультеты студенты. 1899 да студентлар чуалышында катнашкан өчен укудан куыла. 1901 дә «Эшчеләр оешмасы комитеты» эше буенча кулга алына; 3 ай төрмәдә утырганнан соң Уфага сөрелә. Тыелган әдәбият саклаганы өчен Уфада кабат кулга алына. 1903 елдан Социалист-революционерлар партиясе әгъзасы. Петербург университетының табигать (1907) һәм хокук фәннәре (1910) факультетларын тәмамлый. Башта Казан округы мәхкәмә палатасында антлы вәкил ярдәмчесе, аннары Уфада антлы вәкил булып эшли. 1911 дә Казанда яшьләрнең революцион түгәрәге җитәкчеләреннән берсе.

Уфа губернасыннан 4 нче Дәүләт Думасына депутатлыкка сайлана. Мөселманнар фракциясе сәркәтибе була (1912-17). Петербургта «Милләт» газетасын (1913-15) оештыручылардан һәм наширләреннән берсе. 1914 нең июнендә Петербургта Бөтенрусия мөселманнарының 4 нче корылтаен үткәрүдә катнаша, мөселманнарның дини оешмаларына үзгәрешләр кертү кирәклеге турында нотык сөйли. Бөтенрусия мөселман җәмәгать оешмалары вәкилләре корылтаеның президиум рәисе (Петроград, 6-10 дек., 1914), анда Мөселман гаскәриләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче вакытлы комитетка әгъза итеп сайлана. Урта Азиядәге 1916 елгы баш күтәрүдә катнашучыларны хөкем итү мәхкәмәсендә (1916 ел, декабрь, Нәмәнгән шәһәре) гаепләнүчеләрне яклаучы буларак катнаша.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң, март аенда, Россия мөселманнарының вакытлы мәркәз бюросына сайлана. Уфа губернасы мөселманнары эше буенча Вакытлы хөкүмәтнең комиссары итеп билгеләнә. 1917 апрелендә Уфа губернасы мөселманнарының 1 нче корылтае рәисе, май аенда Мәскәүдә уздырылган Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае делегаты, анда Бөтенрусия мөселманнарының Милли Шурасына әгъзалыкка кандидат итеп күрсәтелә. 1917 нең июлендә Уфа губернасы мөселманнарының 2 нче корылтаенда губерна мөселманнары Шурасы рәисе итеп сайлана. Россиядә яшәүче төрки халыкларның милли-мәдәни мохтариятын яклаучыларның берсе. 1917 нең июль-августында Казанда узган Бөтенрусия мөселманнарының 2 нче корылтаенда Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Милли-мәдәни мохтарият нигезләрен эшләү комиссиясе рәисе урынбасары итеп сайлана. Милләт Мәҗлесе депутаты. Төркичеләр фракциясе әгъзасы, Милли Идарә рәисе урынбасары (1917-18).

Совет хакимиятен кабул итми, Учредительләр җыены әгъзалары комитеты (КомУч) тарафдары. КОМУЧ хакимлек иткән вакытта Уфа шәһәре думасы гласные (1918, сент.). Уфаны бәлшәвикләр алгач, Милли Идарә вәкилләренең бер өлеше Себердә Петропавел (Кызылъяр) шәһәрендә эшчәнлеген дәвам иттерә. 1919 елдан Әхтәмов Кызылъярда төрле оешмаларда юрист вазифасын башкара. 1920 еллар урталарыннан Казанда яши, «Яңалиф» комитеты әгъзасы, латин язуына күчүгә каршылар төркемендә тора. 1931 дән Бакуда — СССР икътисад банкының Әзәрбайҗан конторында икътисад инспекторы. 1936 дан Мәскәүдә — «Росшвейбыт» берләшмәсенең Мәскәү транзит базасы хокук бюросы башлыгы урынбасары; 1940-41 дә СССР Кулланучылары Үзәк берлегендә (Центросоюз) юрист.

Әдәбият үзгәртү

Исхаков С.М. Ахтямов Ибниамин // Отечественная история: Энциклопедия. М., 1994; Мусульманские депутаты Государственной думы России (1906-1917): Сборник документов и материалов. Уфа. 1998; Таиров Н.И. Дальнейшая судьба Ибниамина Ахтямова 2016 елның 5 март көнендә архивланган. // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2000. № 3/4.

Чыганак үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү