Вахтанг Кикабидзе

Вахтанг Константинович Кикабидзе (гөрҗ. ვახტანგ კონსტანტინეს ძე კიკაბიძე; 19 июль 1938 ел) — совет һәм грузин җырчысы, җырлар авторы, киноактеры, кинорежиссеры һәм сценарист. Грузия ССРның халык артисты (1980), Украинаның атказанган артисты (2013) СССР дәүләт премиясе лауреаты (1978). Грузия дәүләт премиясе лауреаты (2013).

Вахтанг Кикабидзе
Туган телдә исем гөрҗ. ვახტანგ კონსტანტინეს ძე კიკაბიძე
Туган 19 июль 1938(1938-07-19)
Тбилиси, Грузия ССР, СССР
Үлгән 15 гыйнвар 2023(2023-01-15)[1][2] (84 яшь)
Тбилиси, Гөрҗистан
Үлем сәбәбе баш мие шеше[d]
Күмү урыны Верийское кладбище[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Гөрҗистан
Әлма-матер Тбилиси дәүләт унивирситеты[d]
Һөнәре кәмитче, җырчы, кинорежиссёр, сценаричы, киноактер, актёр, сәясәтче
Эш бирүче Грузинская государственная филармония[d]

 Вахтанг Кикабидзе Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Вахтанг Константинович Кикабидзе 1938 елның 19 июлендә Тбилисидә туа, бала чагында Вера районында яши.

Мәктәпне тәмамлагач, 1955-1957 елларда Тбилиси университетында укый. 1959 елда Тбилиси филармониясенә эшкә керә. 1961-1963 елларда Тбилиси чит ил телләре институтында укый.

1966 елда «Встреча в горах» (режиссеры Н. Санишвили) киносында төшә.

1966 елда Вахтанг Кикабидзе «Орэр» (басма музыка кораллары, вокал) ансамбленә килә. Якынча шул ук вакытта «Диэло» квартетында җырлый.

1969 елда беренче тапкыр Г. Данелиянең «Не горюй!» фильмында төшә (халыкара кинофестивалендә иң яхшы ир-ат роле өчен приз, 1970). Икенче мөһим картинасы — «Мелодии Верийского квартала» (режиссеры Г. Шенгелая, 1973).

1977 елда Данелиянең «Мимино» фильмы чыга (СССР дәүләт премиясе, 1978 ел).

1981 елда Кикабидзе үз сценарие буенча дүрт новелладан торган «Будь здоров, дорогой!» (Гран-при Габрово-83) комедиясен төшерә, ә 1985 елда — «Мужчины и все остальные». 1984 елда «ТАСС уполномочен заявить» фильмында төшә (СССР КГБ премиясен ала).

Кинематографта режиссер Георгий Данелия төшергән халыкның яраткан: «Не горюй!», «Совсем пропащий», «Мимино» һәм «Фортуна» фильмнарында персонажлар галереясын булдыра. Бик күп популяр җырлар башкара («Чито гврито», «Мои года — моё богатство» һ. б.).

1996 елда Кикабидзе халыкара «Кто есть кто» энциклопедиясенә кертелә.

«Лицо кавказской национальности» дип аталган мемуарлар китабы яза[3].

Гаиләсе үзгәртү

Атасы — кече лейтенант Константин Николаевич Кикабидзе (1906-1942), 1942 елның декабрендә Керчь янында хәбәрсез югала[4], чыгышы белән Имеретин дворяннары нәселеннән, журналист булып эшли[5].

Анасы — Манана Константиновна Багратиони, Багратион-Давитишвили грузин кенәз ыруыннан, Багратиони грузин патшасы династиясе тармагы. Билгеле җырчы[6].

Анасы ягыннан Ольга әбисе — Картлидан борынгы Амирэджиби кенәз нәселеннән[7].

Хатыны — Ирина Григорьевна Кебадзе, Тбилиси академия опера театрының элекке прима балеринасы.

Вахтанг Кикабидзеның ике баласы бар: кызлыкка алынган кызы Марина Сагарадзе — Шота Руставели исемендәге Тбилиси академия театры актрисасы, кинода төшә, театр вузында сәхнә осталыгыннан укыта, улы Константин Кикабидзе — рәссам, Сәнгать академиясен тәмамлый, контракт буенча өч ел Мәскәүдә Грузия илчелегендә эшли, әле Торонтода, Канадада яши.

Оныклары: өлкән оныгы — Георгий Арешидзе (1978), кызлыкка алынган кызының улы, Зальцбургта колледж тәмамлый һәм Лондонда (2007) Шиллерның халыкара университетында укый.

Константинның уллары: Вахтанг Кикабидзе (1986), атасы һәм үги әнисе белән Канадада яши, өйләнгән, Иоан Кикабидзе (1995) Тбилисидә инглиз мәктәбендә укый.

Фильмографиясе үзгәртү

Актёр үзгәртү

Режиссёр үзгәртү

Сценарист үзгәртү

Музыкаль эшчәнлеге үзгәртү

Винил үзгәртү

  • 1971 — «Поёт Вахтанг Кикабидзе» (ЕР, «Мелодия», ГД-0002703-4)[8]
  • 1973 — «Поёт Буба Кикабидзе» (ЕР, «Мелодия», ГД-0003803-4)[9]
  • 1973 — «Поёт Вахтанг Кикабидзе» (ЕР, «Мелодия», ГД 0003305-2703)[10]
  • 1978 — «Поёт Буба Кикабидзе» (ЕР, «Мелодия», Г62—07023-4)[11]
  • 1979 — «Пока сердце поёт» (LР, «Мелодия», С60—12465-6)[12]
  • 1980 — «Поёт Вахтанг Кикабидзе. Песни Алексея Экимяна» (ЕР, «Мелодия», С62—13567-68)[13]
  • 1980 — «Поёт Вахтанг Кикабидзе» (ЕР, «Мелодия», С62-14745-46)[14]
  • 1981 — «Пожелание. Песни Алексея Экимяна поёт Вахтанг Кикабидзе» (LР, «Мелодия», С60—14809-10)[15]
  • 1983 — «Вахтанг Кикабидзе поёт песни А. Морозова» (ЕР, «Мелодия», С62—19063 001)[16]

Магнитоальбомы и CD үзгәртү

  • 1979 — «Поёт Вахтанг Кикабидзе» (MC, «Мелодия», СМ 00742)[17]
  • 1994 — «Мои Года»
  • 1996 — «Ларису Ивановну хочу» (2018 йылда ҡабаттан сығарыла)
  • 1997 — «Письмо другу»
  • 1997 — «Секрет счастья»
  • 1999 — «Танго любви»
  • 2001 — «Лучшие песни»
  • 2003 — «Грузия, любовь моя (Тбилиси йырҙары)» (2 CD)
  • 2004 — «Старики-разбойники»
  • 2006 — «Экимян. Кикабидзе. Вот и встретились»
  • 2006 — «Grand Collection»
  • 2006 — «Танцы, шманцы, обниманцы»
  • 2007 — «Я жизнь не тороплю»
  • 2008 — «Проза жизни» (өҫтәмә баҫма)
  • 2018 — «Версии, не вошедшие в сборники»

Чыгышлары үзгәртү

Даими гастрольләрдә йөри. Концерт белән биш континентта булган.

Вахтанг Кикабидзеның «Я не тороплю жизнь» программасы белән зур соло концерты 2005 елның 8 апрелендә Мәскәүдә «Россия» концерт залында үтә.

Клиплары үзгәртү

  • 1996 — «Ах, эти сложные года».
  • 2009 — «Разочаровали».
  • 2011 — «Грузинская песня».

Бүләкләре үзгәртү

Халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты.

  • Грузин ССРның атказанган артисты (1970)
  • СССР дәүләт премиясе (1978)
  • Грузия ССРның халык артисты (1980)
  • СССР КГБ премиясе (1984, «ТАСС уполномочен заявить...» фильмындагы роле өчен)
  • Намус ордены (Грузия) (1994)
  • III дәрәҗә Вахтанг Гоггасала ордены (Грузия)
  • Тбилиси шәһәренең мактаулы гражданы (1998).
  • Кикабидзе исемле йолдыз (1999, Мәскәү, «Йолдыз мәйданы»).
  • Тбилиси филармония бинасы алдыда исемле йолдыз (2006).
  • Изге Георгий исемендәге Җиңү ордены (2008, Грузия)[18]
  • Дуслык ордены (19 июль 2008, Россия) — рус мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, Россия-Грузия мәдәни бәйләнешләрен ныгыткан өчен — 2008 елның августында баш тарта.
  • Украинаның атказанган артисты (30 ноябрь 2013 ел).
  • Николай Чудотворец Халыкара ордены кавалеры,
  • Бөек Константин Халыкара ордены кавалеры (Россиядән тәкъдим ителә).

Сәяси позициясе үзгәртү

Вахтанг Кикабидзе БДБ илләрендәге һәм Грузиядәге хәрби низагларга карата фикерен ачыктан-ачык белдерә.

2008 елның августында Көньяк Осетиядәге низагларга бәйле Россиянең «Дуслык» орденыннан баш тарта. Моннан тыш, Кикабидзе рус халкын хөрмәт итүен, әмма Россиянең Грузиягә карата хәрби хәрәкәтләренә бәйле Мәскәүдә юбилей концертларын үткәрми һәм — концертлар белән чыгыш ясый, бүләкләр кабул итә алмыйм, дип белдерә.

2014 елның октябрендә Украинаның «Сегодня» гәзитенә биргән интервьюсында Кикабидзе, «әгәр яшь булсам, мин дә НАТО-да булыр һәм илемне яклап көрәшер идем», ди[19], ә Президент Путинны «кара көчләр сәясәтчесе» һәм «баскынчы» дип атый[20].

2015 елның язында Вахтанг Кикабидзе Бөтен Украина туры чикләрендә Киевта чыгыш ясый. Ике сәгать концертын ул «Небесная сотня»га багышлый[21].

Кызыклы фактлар үзгәртү

  • Георгий Данелия фильмнарында Кикабидзеның исеме титрларда «Буба Кикабидзе» дип языла. Буба — Кикабидзеның туганнары һәм якыннары арасындагы кушаматы[22].
  • Кикабидзе исеме белән Верхотурдагы пан-фолк-рок төркеме атала: «Водопад имени Вахтанг Кикабидзе».
  • Кикабидзе әйтүенчә, ул беркайчан да комсомолда булмаган[23].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Умер Вахтанг Кикабидзе // Газета.Ru — 2023.
  2. Скончался Вахтанг Кикабидзе // Известия — 2023.
  3. Мудрые советы от Вахтанга Кикабидзе - юбиляр о новой книге, кино и музыке. РИА Новости (2013-07-19). 2020-05-15 тикшерелгән.
  4. Память народа
  5. Вахтанга Кикабидзе привёл на сцену Ив Монтан // KP.RU
  6. Вахтанг 'Буба' Кикабидзе — биография — Кино-Театр. РУ
  7. Вахтанг Кикабидзе: С удовольствием жил бы в двух городах — Тбилиси и Баку (ФОТО)
  8. «Поёт Вахтанг Кикабидзе» — ГД-0002703-4 (1971), records.ru
  9. «Поёт Буба Кикабидзе» — ГД-0003803-4 (1973), records.ru
  10. «Поёт Вахтанг Кикабидзе» — ГД 0003305-2703 (1973), records.ru
  11. «Поёт Буба Кикабидзе» — Г62—07023-4 (1978), records.ru
  12. «Пока сердце поёт» — С60—12465-6 (1979), records.ru
  13. «Поёт Вахтанг Кикабидзе. Песни Алексея Экимяна» — С62—13567-68 (1980), records.ru
  14. «Поёт Вахтанг Кикабидзе» — С62-14745-46 (1980), records.ru
  15. «Пожелание. Песни Алексея Экимяна поёт Вахтанг Кикабидзе» — С60—14809-10 (1981), records.ru
  16. «Вахтанг Кикабидзе поёт песни А. Морозова» — С62—19063 001 (1983), records.ru
  17. «Поёт Вахтанг Кикабидзе» — СМ 00742 (1979), records.ru
  18. Утро.ru
  19. Кикабидзе даже заявил, что поучаствовал бы в карательной операции в Донбассе против жителей, высказавшихся за независимость от Украины, на стороне киевских властей. Газета.ру, 04.10.2014.
  20. Кикабидзе о том, почему он не выступает в России. Русская служба BBC
  21. Интервью Вахтанга Кикабидзе изданию «Гордон»
  22. Георгий Данелия. «Безбилетный пассажир».
  23. Вахтанг Кикабидзе рассказал о ненависти к СССР 2018 елның 21 июнь көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү