Азат Аурупа радиосы/Азатлык радиосы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Азат Европа радиосы/Азатлык радиосы (ингл. Radio Free Europe/Radio Liberty) — Идел-Урал төбәге, Көнчыгыш һәм Көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш илләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү өчен оештырылган тапшырулар хезмәте. Ул 28 телдә тапшырулар әзерли.

RFE/RL ширкәтенең рәсми логотибы

Хосусый ширкәт буларак эш иткән Азатлыкны Америка Кушма Штатларының Конгрессы финанслый.

Азатлык радиосы үзгәртү

Төп мәкалә: Азатлык радиосы

Азат Европа радиосы/Азатлык радиосының татар-башкорт телләрендәге хезмәте бар. Ул 1953 елның 9 декабреннән бирле эшли.

Стратегия үзгәртү

Азатлык радиосы беренче чиратта үзенең тапшыру төбәкләрендә барган хәлләрне яктырта. Ул үз тыңлаучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә. Үз эшендә Азатлык авторитар идарә, кеше хокукларын бозу, милләтара һәм дини дошманлык очракларының золым табигатен ачырга тырыша, әмма моны гомумдемократик карашлардан чыгып эшли һәм тапшырулар төбәгендәге сәяси, дини, милли йә башка тарафларны алмый.

Азатлык радиосының эше чын демократик һәм хокукый җәмгыятьне фәкать мәгълүмәт чараларының ирекле эшләве шарты белән генә корып була дигән инануга нигезләнә.

Телләр үзгәртү

  • авар
  • албан
  • азәри
  • әрмән
  • башкорт
  • беларус
  • грузин
  • гарәп
  • дари
  • казакъ
  • кыргыз
  • кырым татар
  • македон
  • пушту
  • румын
  • рус
  • серб-хорват
  • татар
  • таҗик
  • төркмән
  • украин
  • үзбәк
  • фарсы
  • чечен
  • чиркәс