Палиашвили исемендәге Грузин опера һәм балет театры

Палиашвили исемендәге Грузин опера һәм балет театры (гөрҗ. თბილისის ზაქარია ფალიაშვილის სახელობის სახელმწიფო ოპერისა და ბალეტის თეატრი) — Тбилиси каласындагы опера һәм балет театры, Грузиянең иң зур музыкаль театры. Театр 1851 елда нигезләнгән. Руставели проспектында урнашкан.

Палиашвили исемендәге Грузин опера һәм балет театры
гөрҗ. თბილისის ოპერისა და ბალეტის თეატრი
Сурәт
Нигезләнү датасы 1851
... хөрмәтенә аталган Захарий Петрович Палиашвили[d]
Дәүләт Flag of Georgia.svg Гөрҗистан
Административ-территориаль берәмлек Тбилиси
Штаб-фатирының урнашуы Тбилиси
Архитектор Шрётер, Виктор Александрович[d][1]
Архитектура стиле неомавританский стиль[d]
Рәсми ачылу датасы 1851[1]
Мирас статусы Культурные памятники национального значения Грузии[d]
Рәсми веб-сайт opera.ge
Commons-logo.svg Палиашвили исемендәге Грузин опера һәм балет театры Викиҗыентыкта

Театрның тарихыҮзгәртү

1874 елның 11 октябрендә театр бинасын янгын юкка чыгара. Костюмнар, декорацияләр, корамаллар һәм китапханә янып бөтә. Бу янгын аркасында театр бераз вакыт эшләми тора.

1896 елда театр яңа бинада эшли башлый. Мизгел М. И. Глинканың «Иван Сусанин» операсы постановкасы белән ачыла.

Грузиядә Совет власы урнашканнан соң, театр милли музыка мәдәният үзәгенә әверелә.

 
1851 елның 12 апрелендә театрны ачу

Театр сәхнәсендә беренче тапкыр грузин композиторларының опералары куела: Захарий Палиашвилидың «Абесалом и Этери» (1919) һәм «Даиси» (1923), Долидзеның «Кето и Котэ» (1919), Аракишвилидың «Сказание о Шота Руставели» (1919), М. Баланчивадзеның «Коварная Тамара» (1926), Цинцадзеның «Отшельник» (И. Г. Чавчавадзены шул ук исемдәге поэмасы буенча, 1972) опералары[2].

Тбилиси опера һәм балет театрында вокал һәм хореография сәнгатенең сәләтле осталары үсеп чыга [3]. Җырчы О. А. Бахуташвили-Шульгина белән дирижер Иван Петрович Палиашвили театрны үстерүгә шактый зур өлеш кертәләр.

1937 елда театрга Захарий Палиашвили исеме бирелә. Шул ук елда театр Ленин ордены белән наратлыда.

1938 елда Тактакишвилидың «Малтаква» балетын рәссам Тамара Бакли бизи.

1946 һәм 1947 елда Серго Кобуладзе театр белән хезмәттәшлек итә. Ул Медведевның «Сказание о Тариэле» операсын (1946) һәм Киладзеның «Синатле» балетын (1947) бизи. Бу спектакльләрнең һәр берсе өчен Кобуладзе Сталин премиясе белән наградлана[4].

Театрда опера спектаклләрен Николая Смолич куя[5].

Театр труппасыҮзгәртү

1851-1880 елларда театр сәхнәсендә итальян опера артисларыдан торган труппа эшли. 1880 елда ул рус труппасына алмашына.

Биредә эшлиләр: И. П. Сараджишвили, А. И. Инашвили, О. А. Бахуташвили-Шульгина, В. М. Зарудная, Л. Г. Яковлев, Д. А. Усатов.

1926-1944 елларда (өзеклекләр белән) Давид Бадридзе театр солисты була[6]. 1929-1931 елларда театр солисты булып ССРБ-ның халык артисты Сергей Лемешев эшли[7]. 1931 елдан шулай ук ССРБ-ның халык артисты Петр Амиранашвили театр солисты була[8]. 1929-1933 һәм 1935-1955 елларда театрда ССРБ-ның халык артисы Давид Андгуладзе эшли [9], 1956 елда театр сәхнәсендә аның улы Нодар Андгуладзеның дебюты була. 1935-1944 елларда театрда Давид Гамрекели җырлый.

1932 елдан Шалва Ильич Азмайпарашвили театрда дирижер булып эшли, 1938-1954 елларда ул баш дирижер була. 1942-1947 елларда Иосиф Сумбаташвили театрның баш рәссамы була.

Театрның балет труппасында ССРБ-ның булачак халык артислары һәм Грузия халык биюләре ансамбленә нигез салачак Нино Рамишвили белән Илья Сухишвили иҗади эшмәкәрлеген башлыйдар.

Элекке билгеле постановкаларҮзгәртү

- 1949 — «Мзия», Баланчивадзе.

Сәнгать җитәкчеләреҮзгәртү

- Ольга Бахуташвили-Шульгина (1876—1930)

- Нина Гедеванова Ананиашвили (1963)

- Роберт Бардзимашвили

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 European Theatre ArchitectureArts and Theatre Institute.
  2. Музыкальная энциклопедия. Гл. ред. Ю. В. Келдыш. Том 6. Хейнце — Яшугин. 1108 стб. с илл. М.: Советская энциклопедия, 1982 год
  3. Большая советская энциклопедия. Гл. ред. А. М. Прохоров, 3-е изд. Т. 13. Конда — Кун. 1973. 608 стр., илл.; 25 л. илл. и карт. (стр 92)
  4. Большая советская энциклопедия. Гл. ред. А. М. Прохоров, 3-е изд. Т. 12. Кварнер — Коигур. 1973. 624 стр., илл., 35 л. илл. и карт.
  5. Музыкальная энциклопедия. Гл. ред. Ю. В. Келдыш. Т. 5 Симон — Хейлер. — М.: «Советская энциклопедия», 1981. — 1056 с, ил.
  6. Большая Российская энциклопедия: В 30 т. / Председатель науч.-ред. совета Ю. С. Осипов. Отв. ред С. Л. Кравец. Т. 2. Анкилоз — Банка. — М.: Большая Российская энциклопедия, 2005. — 766 с.: ил.: карт.
  7. Музыкальная энциклопедия. Гл. ред. Ю. В. Келдыш. Т 1. А — Гонг. 1072 стб. с илл. М.: Советская энциклопедия, 1973
  8. Большая советская энциклопедия. Гл. ред. А. М. Прохоров, 3-е изд. Т. 1. А — Ангоб. 1969. 608 стр., илл.; 47 л. илл. и карт, 1 отд. л. табл.
  9. Давид Андгуладзе // Вокально-энциклопедический словарь

СылтамаларҮзгәртү

Тбилисская опера - история создания