Төп менюны ачу

Ибраһим Галиев, Ибраһим Шакир улы Галиев (1896-1938) — хәрби, сәясәтче, 1 нче аерым Идел буе татар укчы бригадасы (Татбригада) 3 нче полк батальоны хәрби комиссары, РСДРП (б) әгъзасы (1917 елның сентябреннән).

Ибраһим Галиев
И.Ш.Галиев.jpg
Туган телдә исем Ибраһим Шакир улы Галиев
Туган 9 ноябрь 1896(1896-11-09)
Вятка губернасы Алабуга өязе Бондюг заводы бистәсе
Үлгән 10 май 1938(1938-05-10) (41 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре хәрби, сәясәтче

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1896 елның 9 ноябренда Вятка губернасы Алабуга өязе Бондюг (хәзерге Менделеевск) химия заводы бистәсендә эшче гаиләсендә туган. Гаиләсе Казанга күчеп килгәч, укытучылар мәктәбендә укый, ләкин тәмамларга туры килми. 16 яшендә заводка эшкә керә. 1915 елда хәрби хезмәткә алына, Төньяк-көнбатыш фронтта сугыша.

Октябрь инкыйлабыҮзгәртү

51 нче дивизиянең мөселманнар комитеты рәисе итеп сайлана. 1918 елның гыйнвар-февралендә Казанда II Бөтенроссия мөселман хәрби корылтаенда катнаша. 1919 елның апреленнән Кызыл Армиядә – Үзәк мөселман хәрби коллегиясе инструкторы, 1 нче аерым Идел буе татар укчы бригадасының (Татбригада) 3 нче полк батальоны хәрби комиссары.

Ватандашлар сугышыҮзгәртү

1919 елның декабрендә Урал фронтында атаман Дутовның ак казаклары һөҗүмен кире кайтаруда катнаша. Дутов ягында сугышучы Алаш автономиясе казакълары белән сөйләшүләр алып барып, алашурдалыларны Шуралар ягына күчерүгә ирешә, казакъ гаскәриләре 3 нче татар полкына кушылалар.

1920 ел башында 1 нче аерым Идел буе татар укчы бригадасы (Татбригада) Фәрганәгә килеп җитә. Җирле халыкның телен, гореф-гадәтләрен белгән И. Галиев җирле хакимиятләргә Шуралар хакимияте урнаштыруда ярдәм итә.

1920 елның августында Бохара кирмәнен алуда катнаша. Бохара халык шуралар җөмһүрияте хәрби нәзарәтенең сәяси идарәсе башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнә. Фәрганәгә кайткач, Фәрганә өлкәсе гаскәрләре сәяси бүлеге башлыгы урынбасары була.

1922 елның 30 декабрендә Мәскәүдә Шураларның I Бөтенсоюз корылтаенда кызыл гаскәриләр делегат итеп сайлаган 2 нче аерым Төркистан атлы бригадасы сәяси бүлеге башлыгы И. Галиев тә катнаша.

Хәрби хезмәттән бушатылгач, РКП (б) Пирем округ комитеты каршындагы татар-башкорт бюросы сәркатибе булып эшли.

ТАССР төзелүҮзгәртү

Казанда ОГПУның Татбүлегендә Көнчыгыш бүлекчәсе башлыгы, ВКП (б) Берләшкән бистә район комитетында бүлек мөдире, ТАССР ҮБК әгъзасы вазифаларын башкара. 1926 елдан хуҗалык эшенә күчерелә.

«Солтангалиев эше»Үзгәртү

«Шуралар берлегенә каршы фетнә оештырырга омтылучы» ярлыгы тагылган М.Х. Солтангалиев һәм башка коммунистларның инкыйлабка каршы булуларына ышана. 1929 елның октябренда ВКП (б) Казанның Түбән шәһәр райкомы пленумында ТАССР фирка органнарын «солтангалиевчелек»кә карата килешүчәнлек мөнәсәбәтендә торган өчен бик нык тәнкыйтьләп чыгыш ясый.

РепрессияҮзгәртү

1932 елның декабрендә кулга алына. 1933 елның гыйнварында ВКП (б) өлкә контроль комиссиясе тарафыннан, «фирка һәм шуралар хакимиятенә каршы эш алып барган троцкичыл инкыйлабка каршы төркем» (А. Нугаев, И. Галиев, И. Бурнашев, А. Шакиров, М. Сәгыйдуллин) әгъзасы буларак, фиркадән чыгарыла. 1933 елның 10 апрелендә ОГПУ каршындагы махсус утырыш тарафыннан 10 елга төзәтү-хезмәт лагерена җибәрелергә хөкем ителә. Срок 3 елга калдырыла[1]. 1937 елның июлендә азат ителә, «Татсоюзтранс» ширкәтендә келәт мөдире булып тора. «Авиатөзелеш» ширкәте идарәсендә рәис урынбасары[2]. 1937 елның 22 декабрендә яңадан кулга алына. 1938 елның 10 маенда ССРБ югары суды коллегиясе тарафыннан «Шуралар хакимиятен юк итүне үзенең максаты итеп куйган буржуаз-милләтче, Шураларга каршы троцкичыл оешмада катнашучы» буларак атарга хөкем ителә[3]. 1958 елда аклана.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. Возвращенные имена. Документальные очерки. Казань, 1990
  3. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3
  4. Г.Р. Кәримова. К вопросу о реализации суверенных прав ТАССР (20-е годы ХХ века). Казан, «Ученые записки КФУ», том 153, кн.3, 2011.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү