Тамара Сёмина, Тамара Пётр кызы Сёмина (үз фамилиясе Бохонова, рус. Тамара Петровна Сёмина (Бохонова), 1938 елның 25 октябре, ССРБ, РСФСР, Курск өлкәсе, Льгов) — совет, РФ кино артисткасы, РСФСР халык артисты (1978).

Тамара Сёмина
Фото
Калуга. 2012
Туган исеме:

рус.  Тамара Петровна Бохонова

Туган көне:

25 октябрь 1938(1938-10-25) (85 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, Курск өлкәсе, Льгов

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәр:

театр-кино актрисасы

Карьера:

1957х. в.

Бүләкләр:

Хезмәт Кызыл Байрагы орденыПочет ордены (РФ)
РСФСР халык артисты РСФСР атказанган артисты

IMDb:

ID ID 0843448

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1938 елның 25 октябрендә Курск өлкәсе Льгов шәһәрендә һөнәри хәрби — танк взводы командиры Петр Федор улы Бохонов гаиләсендә туган. Сугышта әтисе һәлак булгач, гаиләсе белән Брянск шәһәренә күченә, мәктәпкә укырга керә. 1946 елда әнисе Тамара Василий кызы икенче иргә — Петр Василий улы Сёминга кияүгә чыга. Булачак актриса үги әтисенең фамилиясен йөртә башлый. Гаилә Калуга шәһәренә күченә. Шунда кыз 8 классны тәмамлый, әдәбияттан аны Булат Окуджава укыта. Калуга педагогия институтына укырга кергән кыз, документларын алып, Мәскәүгә китә һәм 1956 елда ВГИКка укырга керә (О. И. Пыжова остаханәсе) һәм 1961 елда тәмамлап чыга.

Кинодагы дебюты — 1959 елда режиссёр В. Азаровның «Бар нәрсә дә юлдан башлана» (рус. Все начинается с дороги) картинасында башкарган эпизодик роль (Надя).

1959 елда студент кызны режиссёр Михаил Швейцер Лев Толстой әсәре буенча куелган «Яңадан туу» (рус. Воскресение) фильмында Катюша Маслова ролендә уйнарга чакыргач, даны бөтен илгә тарала, фильм хәтта чит илләрдә дә уңыш казана. 1962 елда XV Халыкара Локарно кинофестивалендә (Швейцария) «иң яхшы актриса» буларак ФИПРЕССИ призына лаек була. Мар-дель-Плата кинофестивалендә дә (Аргентина) «иң яхшы актриса» дип табыла.

1961 елдан Киноактер театр-студиясендә сәхнәгә чыга, күп кенә спектакльләрдә (мәсәлән, А. Островскийның «Яшенле яңгыр» (рус. Гроза) әсәре буенча куелган спектакльдә Катерина Кабанова роле) күп кенә рольләр башкара.

Т. Семина 1960-елларның икенче яртысында — 1970-елларның беренче яртысында төрле жанрлардагы картиналарда төшә: «Мин ярата торган кеше» (рус. Человек, которого я люблю, реж. Ю. Карасик), «Намус» (рус. Совесть, С. Алексеев), «Чиста буалар» (рус. Чистые пруды, реж. А. Сахаров), «Серафим Фролов мәхәббәте» (рус. Любовь Серафима Фролова, реж. С. Туманов), «Арадан беребез» (рус. Один из нас, реж. Г. Полок), «Утны саклап калучылар» (рус. Сохранившие огонь), «Миңа үзең турында сөйлә» (рус. Расскажи мне о себе, реж. С. Микаэлян) һ. б. ш.

Тамашачы аның В. Краснопольский һәм В. Усковның «Мәңгелек чакыру» (рус. Вечный зов) фильмындагы Анфиса ролен дә охшатып кала.

1980-еллар ахырыннан кинода аз төшә, 1990-еллар башында ире инсульт кичерә, актриса 15 ел ирен тәрбияләүгә багышлый.

Гаилә хәле үзгәртү

Ире (1957—2005 елларда) — актер Владимир Прокофьев (19372005). Балалары булмый.
Икенче тапкыр кияүгә чыкмый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Октябрьдә кабынган йолдызлар. Тамара Семина. «Сөембикә», 2018 ел, октябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү