Рифкать Закиров
Рифкать Закиров, Рифкать Хәйдәр улы Закиров (1938 елның 16 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы Усы ― 2007 елның 27 июне, РФ, ТР, Казан) ― шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1988 елдан)[1].
Рифкать Закиров | |
---|---|
Туган | 16 июнь 1938 СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Актаныш районы, Усы |
Үлгән | 27 июнь 2007 (69 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | шагыйрь |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1938 елның 16 июнендә Актаныш районы Усы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булганлыктан, Рифкатькә дөньяның бар ачысын бик яшьли татып үсәргә туры килә. Сигез яшеннән көтү көтә, аннан колхоз эшенә җигелә. Җәен эшләп, кышын укып, урта белем ала. Соңрак Ерак Көнчыгышта Совет Гаване шәһәрендә һөнәри мәктәптә (ФЗӨ) укып, төзүче белгечлегенә ия була. 1957 елда Яңа Чишмә районы Ямаш авылындагы 16нчы һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, Киров исемендәге совхозда тракторчы, шулай ук комбайнчы булып эшли[2].
1959 елдан Пермь өлкәсенең Гремячинск шәһәрендә ун елга якын шахтада эшли, авариягә эләгеп, сәламәтлеген югалта. 1969 елда туган якларына кабат кайтып, 1969–1971 елларда Актанышта чыга торган «Игенче даны» (хәзерге «Актаныш таңнары») газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөхәррире булып хезмәт итә. Өч елдан ул янәдән Гремячинск шәһәренә китә. Анда байтак еллар яшәп, 1983 елда Казанга килеп урнаша. Әүвәл Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында лаборант була, аннан соң «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй» журналы) редакциясендә эшли.
2007 елның 27 июнендә вафат. Туган авылы зиратына җирләнә[1].
Иҗаты
үзгәртүКечкенәдән үк шигърияткә тартыла. Нечкә күңелле, моңга-хискә бай иҗади шәхес-шагыйрь шигырь, поэмалар яза. 1960-еллардан башлап, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» газеталары, «Казан утлары», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналлары битләрендә аның лирик шигырьләре даими басыла килә, 1968 елда иллеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» җыентыгында, аннан соң зур бер шәлкеме «Юл башы» (1972) исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла һәм, ниһаять, 1983 елда Татарстан китап нәшриятында «Шахтер моңы» исеме белән мөстәкыйль китабы дөнья күрә. 1987 һәм 1993 елларда шагыйрьнең тагын ике җыентыгы укучылар кулына барып ирешә: «Ай сөярмен, ел сөярмен», «Йөрәк уты» дигән шигырь китаплары. «Гамьле моң» исемле күләмле поэмасы дөнья күрә[1].
Р. Закировның чагыштырмача зур булмаган шигъри иҗатын, нигездә, үз язмышына бәйле күңел кичерешләре, балачак хатирәләренең, туган җир, туган табигать, бүгенге болгавыр заманыбыз турындагы шәхси уй-хисләренең шигырь калыбына салынган язмасы, аның фәлсәфи-лирик бер чагылышы дип бәяләргә мөмкин.
Шигырьләре тыйнак моң-сагыш белән өртелгән, аларда вакыт-вакыт күңел төшенкелегенә бирелү, ризасызлык, ачыргалану мотивлары да үзләрен сиздереп куя. Аның әсәрләре формасы ягыннан традицион калыпта язылган. Күп кенә шигырьләренә көй язылып, җырларга әйләнгән[2].
Искәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Закиров Рифкать Хәйдәр улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 395нче бит.
Сылтамалар
үзгәртүБу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|