Төп менюны ачу

Әбүзәр Түрәй (тулы исеме: Әбүзәр Зариф улы Түрәев) (1906 елда туган, 1938 елда вафат) – татар шагыйре.

Әбүзәр Түрәй
Туган телдә исем Әбүзәр Зариф улы Түрәев
Туган 1906(1906)
Сергач өязе Семочки ав.
Үлгән 1938(1938)
Баулы
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь

Ә. Түрәев 1906 елда хәзерге Нижгар өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Татар Семочки авылында туа.

Ул, яшьтән ятим калып, Ленинград шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда белем ала.

1925 елда Әбүзәр Түрәй Казанга килә. Татсоюзда (хәзерге Татарстан язучылар берлегендә) эшли, укуын дәвам иттерә. Балалар өчен Мәскәүдә нәшер ителүче "Кечкенә иптәшләр" журналында актив языша.

1929 -1930 елларда хәрби хезмәттә була. ”Кызылармияче”[1] гәҗите мөхәрририятендә эшли.

Казанга кайткач, “Атака” (хәзерге "Казан утлары"[2]) журналының җаваплы сәркатибе булып эшли.

1932 - 1937 елларда Әлмәт һәм Баулы мәктәпләрендә тел-әдәбият укыта, мәктәп директоры була.

1938 елда Баулыда туберкулёз авыруыннан вафат була.

Иҗат чорында: ”Сыйныфташ”, “Бишне дүрттә”, “Барыр юллар” исемле шигырьләр җыентыкларын, “Комбат Сафин” поэмасын бастырып чыгара.


ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. "Красноармеец" гәҗите Мәскәүдә нәшер ителә.
  2. "Атака" исеме астында 1930-1933 елларда чыга.

ЧыганакларҮзгәртү

Әдәбият: Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1956, 597 бит.

Тышкы сылтамаларҮзгәртү