Семочки (Нижгар өлкәсе)

(Семочки (Түбән Новгород өлкәсе) битеннән юнәлтелде)

Семочки рус. СеменовкаТүбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октяб районындагы татар авылы. Пиана елгасының уң ярына урнашкан. Авыл советын тәшкил итә. 477 йорт бар, даими яшәүчеләрнеке 200. Яшәүчеләр саны 560, кышын – 550.[13]

Семочки
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Семёновский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Семёновский сельсовет[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 625 (2002)[2],
590 (2010)[2],
567 (2012)[3],
560 (2013)[4],
551 (2014)[5],
543 (2015)[6],
535 (2016)[7],
532 (2017)[8],
518 (2018)[9],
501 (2019)[10],
493 (2020)[11],
478 (2021)[12]
Почта индексы 607532
Җирле телефон коды 83194
Карта

Семочки фаҗигасе

үзгәртү

Инкыйлабка кадәр авылда 3 мәчет булган.

1918 елның көз ахырында авылда партия оешмасы һәм комбедлар төзелгән. 1918 елның беренче яртысында Семочки һәм Пашатта байтак революцион үзгәрешләр тормышка ашырылган. Авыл советлары, аларның рәисләре һәм сәркатибләре сайланган. Җирне, социализацияләү турындагы канунга туры китереп, аны вакытлыча бүлү эше башланган.

Балаларны дөньяви укытуга күчерү, аларга дин өйрәтүне һичшиксез тыю һәм мәчет янындагы мәктәп-мәдрәсәләрне бетерү, шулай ук хуҗалык, көн-күрешне дәүләтнең икмәккә монополиясе һәм азык-төлек диктатурасы таләпләренә ярашлы рәвештә үзгәртеп кору буенча мәсьәләләрдә мөселман крестьяннар белән кыен ирешелгән.

1918 елның ноябрь ахырыннан 1919 елның 13 гыйнварына кадәр Семочки һәм күрше Пашатта продразверстка отряды шактый кабахатлекләр кылган. Алар халык тарафыннан ихтирамлы һәм йогынтылы гражданнарны, бигрәк тә авыл муллаларын әшәке сүз белән сүгү, корал белән янау, кул күтәрү, башка түбәнсетү, мәсхәрләү чаралары белән куәтләп эшкәртү була.

Моңа чыдап тормаган авыл яшьләре восстание күтәрәләр. Большевикларның берсен үтерәләр дә. Әмма түнтәрелеш тирә яктан килгән ярдәм белән шул ук көнне бастырыла. Тиз арада, кем аткан, кем үтергәнне тикшермичә халыкны кулга алу башлана. Ике авылда гадәттән тыш хәл кертелә. Ике көн буена, Пашат авылы уртасында, мәхкәмәсез-нисез кешләр аталар. Мәетләрне авыл урамына чыгарып ташлап торалар. Сорау алган урынында ук аталар. Аккан канны да сөртмичә, икенче гаепләнүчене кертеп утыртып, тагын атканнар. Шулай итеп, барлыгы 51 кеше һәлак була. Күпчелекне 20-25 яшьлек егетләр тәшкил итә.[14]

1919 ел террор корбаннары хәтере итеп Семочкида мемориал ачылды (1999).

Танылган шәхесләр

үзгәртү

Мәгариф

үзгәртү

Мәктәпләрендә 87 бала укый. Мәктәп урта булгач, бирегә Пашат балалары да килә.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. 2,0 2,1 Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность и размещение населения Нижегородской области
  3. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
  4. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктовРосстат, 2013. — 528 бит
  5. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
  6. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
  7. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
  8. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 годаМосква: Росстат, 2017.
  9. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаМосква: Росстат, 2018.
  10. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2019 года
  11. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2020 года
  12. Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
  13. Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылларында күпме татар яши?
  14. Семочки, Пашат – татар һәлакәте