Лия Ахеджакова

Лия Ахеджакова, Лия Мәҗит кызы Ахеджакова (рус. Ахеджакова Лия Меджидовна, 1939 елның 9 июле, СССР, Украина ССР, Днепропетровск) — совет һәм РФ кино һәм театр актрисасы, РФ халык артисты (1994). Актив гражданлык позициясе, хакимияткә каршы тәнкыйть фикерләре белән танылу алган.

Лия Ахеджакова
Фото
Туган исеме:

рус. Ахеджакова Лия Меджидовна

Туган көне:

9 июль 1938(1938-07-09) (86 яшь)

Туу җире:

СССР, Украина ССР, Днепропетровск

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәр:

киноактриса

Карьера:

1961 — х. в.

Бүләкләр:
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
РСФСР атказанган артисты Почет ордены (РФ)
IMDb:

ID 0015253

ahedzhakova.ru

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Лия Ахеджакова «Generation П» премьерасында

1939 елның 9 июлендә Украина ССРның Днепропетровск шәһәрендә сәхнә кешеләре гаиләсендә туган. Әнисе актриса Юлия Александр кызы (19161990), үги әтисе режиссер Мәҗит Салих улы (19142012) Адыгея театрында хезмәт итәләр. Режиссер Эльдар Рязановның «Старые клячи» (тат. Карт атлар, 2000) фильмында әтиле-кызлы уйныйлар (Люба һәм Любаның әтисе ролендә). 1956 елда Мәскәү төсле металл институтына укырга кереп, анда 1,5 ел укый.

ГИТИС тәмамлый (1962).

1961 елдан Мәскәү ТЮЗында травести ролендә хезмәт итә.

1977 елдан Мәскәүнең «Современник» театрында.

1973 елдан кино карьерасы башлана: режиссер Михаил Богинның «Ищу человека» (тат. Кеше эзлим, 1973) фильмында Алла Кузнецова ролендә уйный. Әлеге дебют роле өчен Локарно (Швейцария) һәм Варна (Болгария) кинофестивальләрендә приз ала.

Режиссер Эльдар Рязановның «Небеса обетованные» (тат. Торырга яраклы күкләр, 1991) фильмындагы Фима роле аша танылу килә. Шул ук режиссерның «Гараж» (1979), «Служебный роман» (тат. Хезмәт урынындагы роман, 1977), «Ирония судьбы, или с легким паром» (тат. Язмыш көлүе, яки Җиңел пар белән, 1975) һ. б. фильмнарында икенче пландагы рольләрне истә калдырырлык итеп уйный.

Карашлары

үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаиләсе

үзгәртү

Беренче ире — актер Владимир Носик (19401995)
Икенче ире — рәссам Борис Кочейшвили (1940)
Өченче ире — фотограф Владимир Персиянинов. Балалары юк.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Июль аенда кабынган йолдызлар. Лия Ахеджакова. «Сөембикә». 2018 ел, июль, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар

үзгәртү