Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте

1994 елда төзелгән үзәкләштерелгән дини оешма

Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте белән бутамагыз.

Пермь крае
мөселманнарының
төбәк Диния нәзарәте
Пермь крае мөфтияте
Баш-фатир:

614068 Россия байрагы / Пермь крае, Пермь, Екатерина ур., 62В

Оешма төре:

дини оешма

Рәсми теле:

рус

Җитәкчеләр
рәис

мөфти Әнвәр Аблаев

Нигезләү
ҮДН карары

3.05.1994

islam59.ru

Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. Региональное Духовное управление мусульман Пермского края в составе Центрального духовного управления мусульман России) ― Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составында эшләүче үзәкләштерелгән дини оешма (Диния нәзарәте). Пермь крае территориясендәге берничә мөхтәсибәтне, 100 дән артык дини оешма һәм учреждениене берләштерә.

Пермь тарихчы-галиме профессор Андрей Белавин[d] (1958―2024) күп санлы археологик экспедицияләр барышында Кама буенда (Карагай районында) Х―ХI гасырларга караган таш мәчете (гыйбадәт йорты) булган мөселман торак пункты булуын ачыклаган һәм исбатлаган [1].

Тарихи документлар 1826 елда Пермь губернасында 21 000 мөселманны берләштергән 143 мәчет булуын күрсәтә. 1897 елгы халык санын алу буенча Пермь губернасында 151.495 мөселман яшәгән. 1913 елның 1 гыйнварына 198 мәктәп һәм 22 мәдрәсә эшләгән[2].

1980-елларда Пермь өлкәсендә мөселманнар XX гасыр башында төзелгән һәм 1930-елларда ябылган шәһәр мәчете тирәсендә туплана Төрле елларда анда саңгыраулар клубы, КПСС өлкә архивы, Пермь туган якны өйрәнү музее филиалы урнашкан булган[2].

1989 елның 7 маенда Пермьдә шәһәр халкының демонстрациясе була, анда мәчет бинасын дин тотучыларга кайтару турында таләп тә яңгырый. Берникадәр вакыттан соң, Пермь шәһәренең халык депутатлары Советы бинаны мөселман җәмгыятенә тапшыру турында карар чыгара. 1990 елның 4 апрелендә бина дин тотучылар кулына күчә, әмма элек мәчетнең бердәм комплексына кергән хуҗалык һәм ярдәмче биналары мәчеткә кайтарылмый кала[2].

1991 елның гыйнварыннан ремонт-тергезү эшләреннән соң Пермь Җәмигъ мәчетендә даими гыйбадәтләр башлана. 1991 елның 15 гыйнварында ул СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Пермь мөхтәсибәте үзәге була[2].

1994 ел башына Россия һәм БДБның Европа илләре мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (2000 елдан Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте) өлкә мөселман җәмгыятьләре өстеннән контрольне торгыза, 1994 елның 3 маенда алар базасында Үзәк Диния нәзарәтенең җаваплы секретаре мөфти Хәлим Харисов җитәкчелегендәге Пермь өлкәсе төбәк Диния нәзарәтен булдыра[2] .

2010―2013 елларда Россия Ислам килешүе ассоциациясе составында булган.

Төбәк Диния нәзарәте каршында «Пермь мөселман көллияте» мәгариф оешмасы эшли (директор Әнвәр Аблаев, директор урынбасары Артур Габдуллин)[3].

Россиянең Үзәк Диния нәзарәте составындагы Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенең басма органы ― «Родник Ислама» (Ислам чишмәсе) айлык газетасы [4]. Газета Пермь крае губернаторы администрациясе һәм коммерцияле булмаган «Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм» хәйрия фонды ярдәмендә чыгарыла (баш мөхәррир Риф Җамалиев).

Пермь мөфтиятенең нәшрияты эшли (Пермь, Урал ур., 81)[5].

Мөфтиләр

үзгәртү
  • 1994―1997 елларда ― мөфти Хәлим Харисов
  • 1997―2013 елларда ― мөфти Мөхәммәтгали Хуҗин
  • 2014 елдан х. в. ― мөфти (2020 елга кадәр имам-ахун) Әнвәр Аблаев[6][7]

Край Җәмигъ мәчете

үзгәртү

20 елдан артык элек Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Пермьдә Гагарин бульвары 74 а адресы буенча мәчет төзү өчен җир участогы алган. 2017 елда Җәмигъ мәчете төзелеше турында ачык тыңлаулар уздырыла [8], шуннан соң барлык кирәкле рөхсәт документлары, шулай ук проект һәм эш сызымнары әзерләнә. 2019 елда мәчет төзүгә рөхсәт алынган [9]. Коронавирус эпидемиясе белән бәйле кыенлыклар төзелеш эшләрен туктаткан[10]. 2023 елның апрелендә Җәмигъ мәчетендә Ураза бәйрәме көнендә беренче намаз укылган. Мәчетнең архитектурасы мөселман мәчетенең традицион мәдәниятен һәм Пермь краеның дини биналарының үзенчәлеген ассызыклый.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү