Кудымкар
Куды́мкар (рус. Кудымкар, коми-перм. Кудымкар) — Пермь краенда урнашкан шәһәр (1938 елдан), Кудымкар районының административ үзәге. 2005 елга кадәр — Коми-Пермяк автономияле округының үзәге.
Кудымкар | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Пермь крае |
Муниципаль район | Кудымкар шәһәр округы |
Координатлар | 59°1'0"N, 54°40'0"E |
Нигезләнгән | 1938 |
Беренче телгә алу | 1579 |
Мәйдан | 25,3 км² |
Халык саны | 28 984 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+6 |
Телефон коды | +7 34260 |
Почта индексы | 619000 |
Автомобиль коды | 59, 81, 159 |
Рәсми сайт | kudymkar.permonline.ru/ |
Халык саны — 28 984 кеше (2010).
География Үзгәртү
Шәһәр Иньва елгасында тора, Пермьдан 201 км төньяк-көнбатышка таба урнаша. Шәһәр аша Гайнә—Менделеевск трассасы уза.
Тарих Үзгәртү
Язма чыганакларда Кудымкар беренче тапкыр 1579 елда телгә алына.
1908 елда Кудымкарда 1108 кеше яшәгән. Бу вакытта ул Пермь губернаның Саликам өязенең 3-нче станы башлыгы резиденциясе булган. Монда 4-класслы шәһәр училищесы, зимства хатын-кызлар мәктәбе, китапханә, хастаханә, ветеринар пункты, Кува елгада тегермән һәм плотина, урманчылыгы, кулланучылар җәмгыяте, ятимнәр йорты һәм гарипләр йорты булган.
1909 елда почта-телеграф бүлекчәсе ачыла. 1925 елда Кудымкар Коми-Пермяк милли округының үзәге була. 1931 елда Кудымкар шәһәр тибындагы посёлогы статусын, 1938 елда — шәһәр статусын ала.
1927 елда педагогик училище, 1929 елда урман техникумы, 1930 елда — авыл хуҗалыгы һәм медицина техникумнары ачылалар. 1931—1934 елларда Гайнә—Менделеево магистрале төзелә, ул Кудымкарны Транссебер магистрале белән тоташтыра.
Халык Үзгәртү
1959[1] | 1970[2] | 1979[3] | 1989[4] | 2002[5] | 2010[6] |
---|---|---|---|---|---|
21 801 | 26 350 | 28 375 | 33 451 | 31 914 | 28 984 |
Милли состав Үзгәртү
Милләт | 2002[7] | 2010[8] |
---|---|---|
руслар | 36,4% | 45,2% |
коми-пермәкләр | 61,3% | 53,0% |
Мәдәният Үзгәртү
- «Шондыбан» — 1939 елдан башлап иҗат итүче коми-пермяк милли ансамбле.
Икътисад Үзгәртү
- ААҖ «Молоко»
- ААҖ «Мясокомбмнат»
- икмәк комбинаты
- азык-төлек комбинаты
- җимеш комбинаты
Югары уку йортлары Үзгәртү
- Урал дәүләт лесотехника университетының филиалы
- Удмурт дәүләт университетының филиалы
Фотогалерея Үзгәртү
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-05-16
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-02-19
- ↑ 2010 ел сан алу базасы