Яшелчә культуралары

(Яшелчәләр битеннән юнәлтелде)

Яшелчә культуралары – яшелчә алу өчен үстерелгән культуралы үсемлекләр төркеме.

Яшелчә культуралары
Сурәт
Кайда өйрәнелә агрономия һәм этнобиология[d]
Материал төре культиген[d]
Водный след 322 cubic metre per ton[1]
Commons-logo.svg Яшелчә культуралары Викиҗыентыкта

Якынча 120 төре билгәле. Яшелчә культуралары яфраклыларга (кәбестә, салат, шөер, шпинат, яфраклы аккишер һ.б.), җимешлеләргә (баклажан, борыч, борчак, кабак, кыяр, патиссон, ташкабак, томат, фасоль һ.б.), суганбашлыларга (сарымсак, суган), тамыразыкларга (аш чөгендере, кишер, пастернак, аккишер, редис, сельдерей, торма, шалкан һ.б.) бүленә. Яшелчә культураларына шулай ук гөмбәләр, иртә өлгергән бәрәңге һәм шикәрле кукуруз керә. Яшелчә культурасы күбесе астрасыманнар (артишок, салат, эстрагон), карабодай сыманнар (кузгалак), кыяклылар (шикәрле кукуруз), әвернә сыманнар (кәбестә, редис, шалкан һ.б.), алабута сыманнар (аш чөгендере, шпинат һ.б.), суган сыманлар (башлы суган, сарымсак), кузаклылар (борчак, кара борчак, фасоль), пасленчалар (баклажан, борыч, томат һ.б.), чатырсыманнар (кишер, аккишер, сельдерей һ.б.), кабаксыманнар (кабак, кыяр, патиссон, ташкабак һ.б.) гаиләсенә карай. Яшәү гомере буенча яшелчә культурасы бер еллыкларга — баклажан, борчак, карбыз һ.б.; ике еллыкларга – кәбестә (чәчкәле һәм пекин кәбестәсеннән башка), татлы суган, тамыразыклар (редистан башка) һ.б.; күп еллыкларга — ирүән, керән, кузгалак һ.б. — бүленә. Барлык күп еллык яшелчә культурасы кышлыклы; бер еллык яфраклылар, борчак, кәбестә, кара борчак, тамыразыклар – суыкка, баклажан, карбыз, кавын эссегә чыдам; борыч, кукуруз, кыяр, ташкабак, томат – җылы яратучы яшелчә культурасы. Яшелчәләр – витаминнарның төп чыганагы, составларында аксымнар, майлар һәм углеводлар бар. Керән, аккишер, торма, шөер, сарымсак, суган составына фитонцидлар керә.

Яшелчәләрне төрле витаминнарга бай булган өчен үстерәләр. Яшелчәләрне ачык яки ябык грунтта үстерәләр. Ачык грунт - ул яшелчәләрне кырда, бакчада үстерү.

Ябык грунт – ул яшелчәләрне теплицада яки парникта үстерү.

Меңнәрчә еллар элек кеше азык итеп яшелчәләрне—үлән үсемлекләренең нинди дә булса сусыл өлешен: кишер, торма, шалканның юан тамыразыгын, кәбестәнең һәм салатның яфракларын, әспенең (спаржа) шытымнарын, чәчәк кәбестәнең чәчәк бөресен, рәваҗның (ревень) яфрак сабагын, томат, кыяр, баклажанның җимешләрен ашый башлый.

Яшелчәләр тәмле генә түгел, бик файдалы да. Төньяк төбәкләрдә лимон үсми, әмма шалкан, кәбестә үсәр өчен анда климат яраклы. Ә кәбестәдә Себердә яшәүчеләр зәңгелә белән авырмас өчен бик кирәкле С витамины лимондагыдан ким түгел. Бу витамин тозланган ак кәбестәдә дә бик күп.

Тиз өлгерә торган, салкынга чыдам шалкан хәтта бозлы Гренландиягә барып җиткән. Кишер ни өчен кызгылт сары төстә? Кишердә каротин бар, ул кеше организмында А витаминына әйләнә. Каротин борычта, томатта, кызгылт-сары төстәге барлык яшелчәләрдә бар. Әмма аны иң элек кишердә тапканнар. А витамины йогышлы авырулардан саклану, балаларга үсү өчен зарур, тавык күзе авыруын дәвалау өчен файдалы.

Яшелчәләрдә кешегә кирәкле кальций, магний, натрий, тимер, фосфорлы һәм бигрәк тә калийлы тозлар бар. Тимер тозлары кавында һәм томатта күп. Бу тозлар бигрәк тә балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә кирәк.

Шулай ук караҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

Мансурова Л.И., Латыпова Л.Х. Выращивание овощных культур в Башкирии. Уфа, 1976. Мансурова Л.И. Лук репчатый в Башкирии. Уфа, 1988; шул ук. Овощи: Ранний урожай. М., 2006.

ЧыганакларҮзгәртү