Төньяк Кореядә ислам

Төньяк Кореяда ислам (кор. 한국의 이슬람) — Төньяк Корея территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Төньяк Корея халкының (25 млн 778 мең кеше) 0,10 % ы (3 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

Тышкы рәсемнәр
Иранның Пхеньяндагы илчелегендә урнашкан Ар-Рахман (шигый) мәчете

Тарих үзгәртү

 
Таң династиясе биләмәләре
 
Өч Корея корольлеге. 576

VII гасыр урталарында—ахырында мөселман сәүдәгәрләре Гарәп хәлифәлеге чиген үтеп, Кытайга кадәр килә, өч Корея корольлегенең берсе булган Силла(ингл.) белән элемтә урнаштыралар[2].

751 елда Кытай генералы Гао Сәнҗи Габбәсиләр хәлифәлегенә(ингл.) каршы Таң династиясе өчен Талас каршындагы көрәшне җитәкли, әмма җиңелә.

Кореягә иң иртә сылтама IX гасыр урталарында гарәп географы Истахриның(ингл.) «Дәүләтләр юллары китабы» (مسالك الممالك, Китаб масалик әл-мамалик) җыентыгында бирелгән.

IX гасырда Иран чыгышлы мөселман география белгече, тарихчы Ибн Хөрдәдбәкнең «Китаб әл-мәсәлик вә-мәмәлик» ("Юллар һәм илләр китабы") хезмәтендә Корея турында мәгълүматлар китерелә.

1024 елда Гыйрактан чыккан мөселманнар Корея җиренә килеп җитеп, биредә төпләнеп калган, мөселман авыллары төзегән, җирле хатын-кызлар белән гаилә корган[3].

1154 елда Корея турында мәгълүматлар гарәп географы Мөхәммәд Әл-Идрисиның (1100—1164) «Нузхат ал-муштак фи-хтирак ал-афак» (Tabula Rogeriana, 1154) дип аталган дөнья атласына кертелә. Корея карталарының сакланып калган иң борынгысы Каннидоны (Гангнидо(ингл.)) төзүчеләр Көнбатыш илләре атамаларын (Мәгъриб, Алмания һ. б.) мөселман географлары эшләреннән алган.

Монголлар 1270 елда Кореяне басып алгач, сәяси һәм административ вазифалар биләгән күп кенә мөселманнар Кореягә килгән. Кореяне идарә итүдә монголлар уйгырларга таяна[4].

Корё династиясе(ингл.) идарәсе вакытында (918—1392 еллар) күп мөселманнар (Үзәк Азиядән чыккан кешеләр) илнең барлык почмакларында диярлек шәхси сәүдәгәр вазифаларын башкарган. Алар Корея башкаласында үз җәмгыятьләрен булдырган (30 мең кеше), үз бәйрәмнәрен билгеләп үткән һәм Ислам динен тоткан. Алар «Е-Кунг» дип аталган мәчет төзегән[5].

Чосон(ингл.) империясендә (1392—1897; 1899—1910 елларда — Корея империясе) Чосон династиясенең төп фәлсәфәсе Конфуцийчылык булуы билгеле. Буддачылык Чосон династиясе фәлсәфәсенең бер өлеше булган. 1427 елгы король указы ислам йолаларын кылуны, традицион мөселман кием-салымын һәм баш киемнәрен киюне тыя. Чосон династиясе (1392—1910) чит мәдәниятләрне, шул исәптән Исламны да кабул итә алмый. XV гасыр башында башланган ассимиляция сәясәте Кореядә Ислам дине эзләренең зур өлешен юкка чыгара. Шуңа күрә Кореядә шактый югары социаль һәм икътисади позицияләр биләгән мөселман халкы гореф-гадәтләрен һәм йолаларын ташлый бара[6].

Хәзерге заман үзгәртү

Ил рәсми рәвештә атеистик милләт булып санала, әмма ил халкының якынча 16 % ы — Корея шаманизмын, 14 % ы — Хондоизмны, 4,5 % ы — Буддизмны һәм 1,5 % ы христиан динен куллана, дип хәбәр ителә[7].

Pew Research Center тикшеренү үзәге бәяләвенчә, Төньяк Кореядә 1990 елда 1000, 2010 елда 3000 мөселман булган[8].

Мәчет үзгәртү

Илдәге бердәнбер мәчет — Ар-Рахман (шигый) мәчете Иранның Пхеньяндагы илчелегендә урнашкан.[9]. Мәчет илчелек хезмәткәрләре өчен төзелгән, анда башка чит ил кешеләренә дә барырга мөмкин[10].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Tarihin En Şaşırtıcı Savaşı: Salsu Zaferi ve Türk-Kore Dostluğunun Temelleri(төр.)
  3. Mozammel Haque. Islam and Muslims in Korea(ингл.)
  4. Sanderson Beck. Korea to 1800 . https://archive.org/details/koreamongolinvas00hent Korea: the Mongol invasions(ингл.)
  5. Jae-eun Kang. 《The Land of Scholars:Two Thousand Years of Korean Confucianism》, Home&Sekey Books, 2006. ISBN 1931907307, p.149
  6. Sanderson Beck. Korea 1800-1949(ингл.)
  7. North Korea Religion, Economy and Politic(ингл.)s
  8. Table: Muslim Population by Country(ингл.)
  9. Iran Build’s Pyongyang’s First Mosque(ингл.)
  10. Chad O'Carroll. Iran Build’s Pyongyang’s First Mosque. NKNews, 29.07.2015(ингл.)