Ибн Хөрдәдбәк яки Әбү Әл-Касыйм Гобәйдуллаһ ибн Габдуллаһ ибн Хөрдәдбәк (фарсы ابوالقاسم عُبیدالله بن عبدالله اِبْن خُرْدادْبِه‌ْ (خرداذبه)‎ , 820-912) — Иран чыгышлы мөселман җәграфия белгече, тарихчы. Аның "Китаб әл-мәсәлик вә-мәмәлик" ("Юллар һәм илләр китабы") хезмәте - гарәпчә географияне тасвирлауның беренче үрнәге.

Ибн Хөрдәдбәк
ابوالقاسم عُبیدالله بن عبدالله اِبْن خُرْدادْبِه‌ْ
Туган телдә исем фар. بوالقاسم عُبیدالله بن عبدالله اِبْن خُرْدادْبِه‌ْ
Туган 820(0820)
Тәбәристан
Үлгән 912(0912)
Багдад
Милләт фарсы
Ватандашлыгы  Габбасиләр хәлифәлеге[d]
Әлма-матер Багдад
Һөнәре тарихчы, җәгърәфия белгече һәм язучы

Бүгенге татарларның бабалары - болгарлар, хәзәрләр, кыпчаклар, кимәкләр хакында әһәмиятле мәгълүмат калдырган. Ибн Хөрдәдбәк китапларында, шулай ук, бүтән төрки халыклар, Гарәп хәлифәлеге, руслар, славяннар тормышы тасвирланган.

Тормыш юлы үзгәртү

Ибн Хөрдәдбәк Тәбәристанда аксөяк гаиләсендә туган. Аның дәү әтисе зәрдөштлек динен тота, ләкин хәлифәләр хезмәтенә кереп, Ислам динен кабул итә.

Ибн Хөрдәдбәк төньяк Иранда почта башлыгы булып эшли, шуннан географик мәгълүмат җыя башлый.

Соңрак Сәмәррә шәһәренә күченә һәм бөтен Хәлифәлек почта хезмәтенең башлыгы итеп билгеләнгән. Тормышының соңгы елларында Багдадта яши.

Ибн Хөрдәдбәк тормыш юлын 10 гасырдагы гарәп язучысы Ибн Ән-Нәдим тасвирлый.

Ибн Хөрдәдбәк үзе сәяхәт итмәгән, ул Багдад архивларыннан, төрле илләрдә булган сәяхәтчеләр, гаскәриләр, сәүдәгәрләр белдерүеннән мәгълүмат алган.

Ибн Хөрдәдбәк гарәп география белемендә яңа юнәлешкә нигез сала: заманча сәүдә юллары буендагы халыкларны тасвирлау. Ибн Хөрдәдбәк хезмәтләре аның замандашлары мәгълүматында нигезләнгән, шуңа зур әһәмияткә ия.

Сылтамалар үзгәртү

  • Голант В. Я. Планету открывали сообща / Отв. ред. М. А. Коган; Институт востоковедения АН СССР. — М.: Наука (ГРВЛ), 1971. — С. 249-262. — 312 с. — (Путешествия по странам Востока). — 15 000 экз. (обл.)
  • http://www.vostlit.info/haupt-Dateien/index-Dateien/I.phtml?id=2049 Ибн Хордадбех. Книга путей и стран