Талас бәрелеше
Талас бәрелеше яки Атлах бәрелеше (кытайча 怛羅斯會戰, гарәпчә معركة نهر طلاس) — 751 елда Талас елгасында (бүгенге Казакъстанның Тараз шәһәре янында) Атлах шәһәре янында булган бер яктан Габбәс Хәлифәлеге һәм Төркеш каһанлыгы, икенче яктан Кытайның Таң династиясе гаскәре арасында Үзәк Азия өчен бәрелеш.
Талас бәрелеше | |||
Төп низаг: Гарәп яулары | |||
Харита | |||
Дата |
май—сентябрь 751 | ||
---|---|---|---|
Урын |
Талас (елга) | ||
Нәтиҗә |
Кытайның Тан гаскәре җиңелүе | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Тарих
үзгәртү751 елга гарәп гаскәре Иран, Сүрия, Фәләстинне яулап ала, Көнбатыш Төрки Каһанлыгы һөҗүмгә каршылык күрсәткәнгә карамастан гарәпләр көнбатыш өлешен ала, Хәлифәлеккә кертелә һәм төбәктә Ислам тарала башлый.
749 елда Кытай гаскәр башлыгы Гао Сәнҗи Ташкәнт шәһәрен басып ала, төрки хаким Мохәдү не үтерә. Хәлифәнең җирле идарә вәкиле Әбү Мөслим Таразда гарәп гарнизонын сакласын өчен Кытай гаскәренә каршы Зияд ибн Салих җитәкчелегендәге Йәмән атлы гаскәрен җибәрә, аларга төрки гаскәр кушыла.
Бәрелештә һәр яктан 100 мең гаскәри катнашкан, 5 көн дәвамында сузылган. Бишенче көндә карлуклар көчләре кытай гаскәренең тылына һөҗүм итә һәм кытайлылар чигенергә мәҗбүр булалар.
Әһәмият
үзгәртүТалас бәрелеше Кытайның Тан дәүләтенә көнбатышка алга китүне бирми, гарәп гаскәре дә зур зыян күрә, нәтиҗәдә Төркеш каһанлыгына һөҗүм туктый.
Талас бәрелешеннән соң Ән Лушән баш күтәрүе башлый һәм Кытай куәтен бик киметә, Тан нәселе чик буе гарнизоннарын көнчыгышка чакырырга мәҗбүр була.
Гарәпләр дә Талас үзәнендә кала алмаганнар һәм Шаш (Ташкәнт янында) төбәгенә чигенәләр.
Талас бәрелеше нәтиҗәсендә:
- Гарәп гаскәренең көнчыгышка һөҗүме туктала
- Ислам төрки халыклар арасында тарала башлый
- Карлуклар бәйсез дәүләтен төзиләр
- Кәгазь технологиясе әсирләр аша Көнбатышка килә
- Уйгырлар Көнчыгыш Төркистанда үз дәүләтен торгыза
- Кытайның Тан дәүләте түбән төшә башлый һәм кытайлыларның көнбатышка таралышы 1000 елга диярлек туктатылган.
Сылтамалар
үзгәртү- Bartold, W [1928] (1992). (Western) Turkestan Down to the Mongol Invasion. New Delhi: Munshiram Manoharlal Publishers. ISBN 81-215-0544-3.
- Beckwith, Christopher I. (2009): Empires of the Silk Road: A History of Central Eurasia from the Bronze Age to the Present. Princeton: *Princeton University Press. ISBN 978-0-691-13589-2.
- Biran, Michal (October 2012). "Kitan Migrations in Eurasia (10th–14th Centuries)" (PDF). Journal of Central Eurasian Studies (Center for *Central Eurasian Studies) 3: 85–108. Retrieved 3 May 2014.
- Bloodworth, Dennis; Bloodworth, Ching Ping (2004). The Chinese Machiavelli: 3000 years of Chinese statecraft. Transaction Publishers. ISBN 0-7658-0568-5. Retrieved 3 May 2014.
- Bulliet, Richard; Crossley, Pamela; Headrick, Daniel; Hirsch, Steven; Johnson, Lyman (2010). The Earth and Its Peoples (5 ed.). Cengage Learning. ISBN 0538744383. Retrieved 3 May 2014.