Пётр Салтыков
Пётр Салтыков, Пётр Семёнович Салтыков, рус. Салтыков Пётр Семёнович — XVIII гасыр Россия хәрби җитәкчесе (генерал-фельдмаршал, 1759), граф (1733). Россия армиясе баш сәргаскәре (1759).
Пётр Салтыков | |
---|---|
Туган телдә исем | Пётр Семёнович Салтыков |
Туган | 11 декабрь 1700 Ярославль губернасы |
Үлгән | 26 декабрь 1772 (72 яшь) Мәскәү губернасы |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Русия империясе |
Һөнәре | хәрби җитәкче (генерал-фельдмаршал) |
Җефет | Прасковья Юрьевна Трубецкая |
Балалар | улы Иван (1730), генерал-фельдмаршал, кызлары Анастасия (1731), Варвара (1734), Екатерина (1743) |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Салтыков, Владимир Семёнович[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Пүлшә мирасы өчен сугыш[d], Җидееллык сугыш, Русия-Швеция сугышы[d] һәм Кунерсдорфское сражение[d] |
Бүләк һәм премияләре | |
Хәрби дәрәҗә | генерал-майор[d], янарал-пуручик[d], янарал-аншиф[d] һәм Генерал-фельдмаршал (Россия)[d][1] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү- 1700 елның 11 декабрендә Ярославль губернасында туган.
- 1714 елда Петр I тарафыннан Франциягә диңгез эшенә өйрәнергә җибәрелә. Анда 1730 елга кадәр тора.
Хәрби хезмәттә
үзгәртү- 1734 елда генерал-майор дәрәҗәсендә Польшадагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.
- 1741-1743 елларда рус-шевит сугышында катнаша.
- 1754 елда генерал-аншеф дәрәҗәсе ала.
- Җидееллык сугышта (1756-1763) Украинада ландмилиция полклары белән җитәкчелек итә.
- 1759 елда Россия армиясе баш сәргаскәре итеп билгеләнә. Пальциг һәм Кунерсдорф янында Пруссия армиясен җиңә.
- 1760 елда Австрия гаскәр башлыклары һәм «Петербург конференциясе» белән каршылыкка килү сәбәпле, П. Салтыковны Россия армиясен җитәкләүдән азат итәләр.
- 1764 елдан Мәскәү губернаторы.
- 1771 елгы чума фетнәсеннән соң, эшне оештыра белмәүдә гаепләнә һәм отставкага җибәрелә.
- 1772 елның 26 декабрендә үзенең кечкенә биләмәсендә вафат.