Канада Арктика архипелагы
Канада арктика архипелагы (ингл. Canadian Arctic Archipelago, фр. Archipel arctique canadien) — Төньяк Боз океанындагы эре утраулар төркеме, Төньяк Американың иң төньяк яры янында, Канаданың Нунавут һәм Төньяк-Көнбатыш территорияләренә карый.
Канада Арктика архипелагы ингл. Canadian Arctic Archipelago, фр. Archipel arctique canadien | |
Баффин җиренең төньяк яр буе | |
Акватория | Төньяк Боз океаны |
Утраулар саны | 36 563 |
Иң эре утрау | Баффин җире |
Гомуми мәйдан | 1 424 500 км² |
Иң биек ноктасы | 2616 м |
Ил | Канада |
Беренче дәрәҗә АБ | Нунавут, Төньяк-Көнбатыш территорияләр |
Халык саны (2001 ел) | 13 233 кеше |
Халык тыгызлыгы | 0,009 кеше/км² |
Канада Арктика архипелагы Викиҗыентыкта |
Мәйданы — 1,3 млн. км².
Эре утраулары: Баффин Җире, Элсмир, Виктория. Кыйтга сайлыгында урнашкан. Рельефы, нигездә, тигезлекләрдән гыйбарәт, көнчыгыш өлешендәге тауларның иң биек ноктасы — 2926 м (Элсмир утравында). Нефть, табигый газ, тимер, бакыр рудасы чыганаклары бар.
Гыйнварның уртача температурасы —23°…—35°, июльнең уртача температурасы +4…+7°. Температураның абсолют минимумы —50°. Еллык явымнар саны — 100 мм (төньякта)…400—450 мм (көньяк-көнчыгышта). Мәңгелек туңлык зонасында урнашкан, бозлыклар бар. Үсемлекләр дөньясы арктика чүле (төньякта) һәм мүк-мүкчә тундрасыннан (көньякта) гыйбарәт. Утрауларда төньяк боланы, ак аю, котып төлкесе яши. Җәен кошлар күп була. Утрауларның күбесендә кеше яшәми, торак пунктларнының күпчелеге — я эскимос авыллары, я хәрби базалар, я котып станцияләре. Төп торак пунктлары: Икалуит (Фробишер-Бей), Кембриҗ-Бей, Резольют.