Элсмир
Э́лсмир (ингл. Ellesmere Island, фр. Île d'Ellesmere, инук. Umingmak Nuna) — Канаданың иң төньяк утравы, Канада Арктика архипелагының иң зур утравы.
...хөрмәтенә аталган | FETCH_WIKIDATA |
---|---|
Башкала | Грис-Фьорд |
Халык саны | 146 |
Сәгать кушагы | Төньяк Американ Көнчыгыш сәгать поясы, Үзәк вакыт зонасы |
Җәгърафия | |
Моның өлеше | Канада Арктика архипелагы |
АТБ | Нунавут |
Ил | Канада |
Мәйдан | 196,235 км² |
ДДӨБ | 2616 метр |
Сулык | Баффин диңгезе |
Координатлар | 79.8333°N 78°W |
Озынлык | 820 километр |
Мәйданы — 196 236 км² (зурлыгы ягыннан дөньяда 10 нче утрау). Иң биек ноктасы — 2616 метр (Барбо пигы). Утрауның шактый өлеше бозлыклар белән капланган. Төньяктагы шельф бозлыкларыннан бозтаулар хасил була. Яр буе сызыгы фьордлар белән телгәләнгән. Арктик чүлләргә һәм тундрага хас үсемлекләр үсә.
Утрауда өч торак пункт урнашкан: Алерт (Җирдә кеше даими яшәгән иң төньяк торак пункт), Юрика һәм Грис-Фьорд.
Утрауларны 1616 елда инглиз диңгез сәяхтчесе Уильям Баффин кәшеф иткән дип санала. 1852 елда инглиз дәүләт эшлеклесе, язучы һәм сәяхтче, 1 нче Элсмир графы Френсис Эгертон хөрмәтенә аталган.
Галерея
үзгәртү-
Барбо пигы
-
Юрика метеостанциясе