Фьорд, шулай ук фиорд (норв. fjord) — текә, биек кыялы ярлары коры җиргә унар-йөзәр км га эчкә кереп торган култык. Скорсби — дөньядагы иң озын фьорд (озынлыгы 204 — 350 км, иңе 1,5 — 6 км, тирәнлеге 1245 — 1450 м). Норвегиянең Гейрангер-фьорд ярында урнашкан Гейрангер бистәсендә Фьорд музее эшли.

Фьорд
Сурәт
 Фьорд Викиҗыентыкта
Гейрангер-фьорд, Норвегия

Этимология үзгәртү

Борынгы норвег телендәге фьорд һәм бухтаны аңлатучы «vikingr» сүзеннән «Викинг» сүзе килеп чыккан.

Барлыкка килүе үзгәртү

 
Фьорд барлыкка килүгә иллюстрация

Фьордлар бозлыкның диңгез астында каласы төбе шуышканда кырганнан соң, елгаларның үзәннәрен һәм тектоник иңкүлекләрне диңгез басуы нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр.

Тасвирлама үзгәртү

Фьордларның буе иңенә караганда (уннарча тапкыр) озынрак. Фьордлар тар, тирән сулы (су тирәнлеге 1000 м га җитә), профиле тагаракка охшап тора. Ярларын озын (кайвакыт тармакланган), текә, биек кыялар хасил итә. Плейстоцен бозлануына дучар булган югары киңлекләрдәге яр буйлары өчен хас күренеш.

Урнашуы үзгәртү

 
Яңа Җир утравындагы Иностранцев бозлыгындагы Иностранцев фьорды. Архангельск өлкәсе, РФ

Дөньяда фьордлар күп урнашкан 4 район билгеле: Норвегия, Чили, Яңа Зеландия, Төньяк Американың көнбатыш яр буйлары. Шулай ук Шотландия, Исландия, Швеция, Гренландия, Скандинавия, Аляска, Утлы Җир архипелагында очрыйлар. Шпицберген, Яңа Җир, Канада Арктика архипелагы һәм Антарктида ярларында бар. РФнең Кола һәм Чукотка ярымутрауларында очратып була. Әдрән диңгез (Адриатик диңгез) яр буенда (Хорватия) фьордлар күп.

Кайбер фьордлар үзгәртү

Атамасы Урнашуы Озынлык (км) Киңлек (км) Тирәнлек (м)
Скорсби Гренландия 350 6 1450
Согне-фьорд Норвегия 219, (204) 6 1308
Хардангер-фьорд Норвегия 183 10 750
Тронхеймс-фьорд Норвегия 137 24 600
Нур-фьорд Норвегия 113 5 565
Кола култыгы РФ 57 7 300
Милфорд-Саунд Яңа Зеландия 19 3 390
Портленд Канал (ингл.) Аляска (США) 145 3 385
Лох-Фин (ингл.) Шотландия (Бөекбритания) 65
Сагеней Квебек (Канада) 120 5 30

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү