Татнет йолдызлары

Татнет йолдызлары (рус. Звёзды Татнета) — Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларының веб-сәхифәләре бәйгесе.[1] Республиканың региональ ММЧларның рус һәм татар телле ресурслар арасында ел саен үткәрелеп килә.[2]

2009 елда «Туган тел» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын ала
2010 елда «Туган тел» номинациясендә Татар Википедиясе кабаттан беренче урын ала

Максаты үзгәртү

Конкурсның иң төп максаты булып Татарстан Республикасында һәм дөньяда татарлар күпләп җыелып яши торган урыннарда иҗат итү, аралашу, ял итү һәм професииональ эшчәнлек өчен яңа мохит буларак Интернет челтәре күтәрелүенә һәм үсешенә ярдәм итү тора, бу үз чиратында түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • Интернет челтәрендә татар мәгълүмати тирәлеге формалаштыру һәм татар темаларын яктыртучы сайтларга ярдәм күрсәтү
  • татар телен һәм мәдәниятын үстерүдә глобаль интернет челтәренең һәм мәгълүмат технологияләренең мөмкинлекләрен һәм ролен алга сөрү
  • уңай җәмгыять фикерен формалаштыру һәм глобаль Интернет челтәрендә татар милли сегментын үстерүдә дәүләт хакимияте органнарын, татар бизнесын, татар җәмгыяте оешмаларын һәм бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарларны актив катнашырга чакыру
  • Интернет челтәрендә татар телен файдалану өчен стимул бирү
  • Татнетны киләчәктә үстерү максатыннан татар тематикасын яктыртучы сайт авторлары хезмәтен бәяләү
  • Интернет челтәрендә Татарстан Республикасының һәм татар телендәге яисә татар этнокомпоненты булган иң яхшы мәгълүмати чыганакларны алга этәрүгә булышлык итү

Моны да кара үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Бәйгенең рәсми сәхифәсе(үле сылтама) (рус.)
  2. Нигезнамәсе 2016 елның 19 сентябрь көнендә архивланган. (рус.)