Татар Википедиясе

Википедиянең татар телендәге бүлеге
(Татар википедиясе битеннән юнәлтелде)


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Wikimedia Foundation RGB logo with text.svg Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 500 245
Битләр саны 782 833
Үзгәртүләр саны 4 074 799
Теркәлгән кулланучылар 46 838
Актив кулланучылар 101
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

СтатусҮзгәртү

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLATҮзгәртү

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор) кулланырга мөмкин.

БүләкләрҮзгәртү

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

СтатистикаҮзгәртү

 
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 500 245 мәкалә бар, 6376 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистикаҮзгәртү

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 524 493 2 463 717 39 016 29 755 020 1 502 657 3225 19 165.1
2 tt Татар 2003 500 245 782 833 6376 4 074 799 46 838 101 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 019 575 993 301 1 545 216 42 965 103 4 5
4 kk Казакъ 2002 233 758 600 965 10 550 3 161 525 130 453 274 14 13
5 az Азәрбайҗан 2004 194 538 533 127 20 012 7 048 764 270 687 680 16 40.1
6 uz Үзбәк 2004 239 610 852 209 2693 3 742 964 98 342 577 19 28.7


7 ky Кыргыз 2002 80 346 110 446 2686 445 026 36 388 70 2 0.6
8 ba Башкорт 2005 62 960 177 167 1504 1 241 688 38 093 90 7 23.1
9 cv Чуваш 2004 51 155 103 767 537 792 584 33 007 48 2 8.1
10 sah Саха 2008 16 572 49 889 1765 396 800 23 726 45 3 32.1
11 crh Кырым-татар 2008 25 591 47 118 0 205 042 19 386 32 2 3.1
12 tk Төрекмән 2004 6707 16 382 337 239 941 26 764 38 3 30.5
13 ug Уйгур 2012 5867 15 416 0 157 420 21 109 23 1 27.1
14 gag Гагауз 2010 2803 6609 0 68 342 13 572 23 1 19.1
15 krc Карачай-балкар 2010 2079 14 368 0 107 135 10 150 14 1 260.5
16 kaa Каракалпак 2006 3326 9636 23 61 626 11 356 41 5 23
17 tyv Тыва 2013 3446 11 892 0 44 636 8710 38 1 22.5
18 alt Алтай 2021 1070 4459 0 40 133 2262 10 3 90.3


Мәкаләләр тематикасы буенча статистикаҮзгәртү

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактларҮзгәртү

 
Tatar.info проектының эмблемасы

ИскәрмәләрҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү


Тышкы сылтамаларҮзгәртү