Белем.ру

татар телендә интернет-белем үзәге

Белем.ру — татар телендә интернет-белем үзәге, интернет-портал.[1] Оешманың нигез салучысы һәм директоры булып Гатауллин Раил Мәүлет улы тора.

Белем.ру
Нигезләнү датасы 14 июнь 2007
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Адрес Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25, 312нче офис.
Рәсми веб-сайт belem.ru
Белем.ру баннеры

Тарихы үзгәртү

«Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә 2007 елның 14 июнендә нигез салынган. Порталга нигез итеп моңа кадәр эшләп килгән http://minem.pochta.ru(үле сылтама) материаллары алына.[1] Проектны башлау эшләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы финанслаган.[1]

2008 елда порталның Ресурслар каталогы тулыландырылып алып барыла башлый, веб-каталог булдырыла, портал укучыларын системалы рәвештә дөньякүләм мәгариф яңалыклары белән таныштырып бару оештырыла. Порталны төрле елларда Раил Гатауллин, Айгөл Әбсәләмова, Рамил Нигъмәтуллин, Гөлназ Талипова алып баралар.

2009 елда портал «Мирас» китапханәсе белән тулыландырыла.

2010 елдан «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенә нигез сала, 2014 елдан бәйгенең төп оештыручысы булып «Татнетны үстерү фонды» билгеләнә.

2015 елдан порталда «Әдәби җәүһәрләр» россиякүләм бәйгесе үткәрелә башлый.

2016 елдан укытучылар өчен блоглар алып бару мөмкинлеге булдырыла.[1]

Сәхифәләре үзгәртү

Порталның төп сәхифәләре:

  • Мәгариф өлкәсендәге яңалыклар (Татарстан, Россия, чит ил, «Булмас димә» рубрикалары белән);
  • Электрон мәгариф ресурслары каталогы (рубрикатор белән);
  • Заказлар һәм ресурслар кабул итү бүлмәсе;
  • «Белем.ру» ҖЧҖ оештырган бәйгеләр;
  • Блоглар;
  • «Мирас» электрон китапханәсе;
  • Видеоальбом;
  • Аудиоальбом;
  • Веб-сайтлар каталогы;
  • Профессиональ-тематик фикер алышу форумы;
  • Истәлекле даталар календаре;
  • Мәгариф өлкәсендә эш эзләү системасы;
  • Сорау-җавап (FAQ).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү