Википедия:Марафоннар/Азия ае/2023
(Википедия:Бәйгеләр/Азия ае/2023 битеннән юнәлтелде)
ПРОЕКТ | Халыкара төркем | 2023 | 2022 | 2021 | 2020 | 2018 | 2017 | 2016 |
Проект һәм белешмәлекләр | Төп бит 2023 | Бәяләү 2023 | Нәтиҗәләр 2023 | Оештыру 2023 |
Марафонның төп максаты — Азиягә багышланган мәкаләләрне булдыру, тулыландыру һәм төзәтү булып тора.
Бүләкләр
- 2023 елгы «Азия ае» дәвамында Википедиянең берәр тел бүлегенә кимендә 4 мәкалә язган һәр кулланучы бүтән катнашучы илләрдән махсус тематик дизайн белән открытканы алу хокукына ия (ничә бүлектә зачёт ала аласыз — шул кадәр карточка килә).
- Һәрбер бүлектә иң күп мәкалә язган катнашучы «Википедиядәге Азия Илчесе» (ингл. Wikipedia Asian Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була, Азия илләре Викимедиа оешмалары исеменнән рәсми сертификатны һәм өстәмә бер открытканы алачак.
- Викимедиа РУ, татар викимедиачылары юзер-төркеме һәм татар теленең цифрлы киләчәген ныгыту буенча төрле партнёрларыбыз исеменнән катнашу сертификатлары әзерләнәчәк.
Нигезләр
- Энциклопедик мәкаләләр язу марафонында Википедиядә үз хисап язмасын булдырган (теркәлү турында) һәрбер кулланучы катнаша ала (катнашучы калыбы — {{Азия ае катнашучысы | ел=2023 }}).
- Мәкаләне бәйгегә кертү өчен бәхәс битенә урнаштыру өчен калып:
{{Азия ае мәкаләсе|ел=2023 |кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз |ил = |ил2 = |ил3 = |халык = |халык2 = |халык3 = }}
- Халыкара тәртип буенча, зачётка UTC буенча 1-30 ноябрь 2023 (1.11/03:01 — 1.12/02:59 мск) арасында яңа булдырылган, күләме буенча кимендә 3000 байтлык (битнең Тарихын карау бүлегеннән яки тышкы знаклар санау коралы ярдәмендә белеп була) мәкаләләр кабул ителәчәк.
- Материалның төрле яклары өчен баллар бирелә, бер автор җыйган баллары тупланыла һәм Бәяләү җәдвәлендә күрсәтелә. Вики-тәҗрибәсе 1 яки 0,5 елдан ким булганнарның баллары *2 һәм *3 коэффициентына тапкырлана.
- Тулыландырылган мәкаләләр кабул ителми.
- Мәкаләнең темасы мөһим булырга тиеш.
- Мәкаләдә чыганаклар булырга тиеш.
- Мәкаләдә машина тәрҗемәсе булырга тиеш түгел.
- Мәкаләдә билгеләнгән кискен кимчелекләр турында калыплар булырга тиеш түгел (мәсәлән, {{орисс}}, {{Нейтраль караш}}, {{Сылтамалар юк}} һ.б.).
- Мәкалә исемлек булырга тиеш түгел.
- Мәкалә мәгълүматлы булырга тиеш.
- Бәйге нәтиҗәләре бастырыла.
- Процесс өчен Татарча Википедия кулланучылар төркеме җаваплы, җирле һәм халыкара вики-тәҗрибәсе булган әгъзалары башкара. Казыйлар карарлары шикаять ителә алмый.
Оештыручылар
- Төп эшне халыкара оештыручылары такымы (ингл.) башкара.
- Җирле жюри ролен Татар телле Викимедиа җәмгыяте волонтёрлары башкара.