Леонид Смагин
Леонид Смагин, Леонид Максим улы Смагин (рус. Смагин Леонид Максимович) — фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитеты икенче сәркатибе (1986-1987), нефть продуктлары белән тәэмин итү буенча ССРБ дәүләт комитеты рәисе (1987-1991), минераль ашламалар җитештерү буенча ССРБ министры урынбасары (1991-1993). Лениногорск шәһәренең шәрәфле ватандашы (1995). Татарстанда нефть сәнәгатен оештыруда башлап йөрүчеләрдән.
Леонид Смагин | |
---|---|
Туган телдә исем | Леонид Максим улы Смагин |
Туган | 24 октябрь 1932 (92 яшь) Түбән Идел крае, Вольск |
Үлгән | 24 август 2017[1] (84 яшь) Мәскәү, Россия |
Яшәгән урын | Кече Ташчылар урамы[d], Мәскәү[2] |
Милләт | рус |
Әлма-матер | Тверь дәүләт техник университеты[d] |
Һөнәре | инженер-геолог |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1932 елның 24 октябрендә Түбән Идел крае (хәзерге Сарытау өлкәсе) Вольск шәһәрендә һөнәри хәрби гаиләсендә туган. «Инженер-геолог» белгечлеге буенча Мәскәү торф институтын (1958 елдан Калинин торф институты, 1994 елга кадәр Тверь политехника университеты, хәзер Тверь дәүләт техник университеты) тәмамлаган (1957).
Хезмәт юлы
үзгәртү1957-1967 елларда «Бөгелмәнефть» нефтепромысел идарәсе инженер-геологы (1957-1958), «Лениногорскнефть» НГДУ скважиналарны капиталь ремонтлау цехы инженер-геологы, баш геологы (1958-1964); «Лениногорскнефть» НГДУ 5нче санлы нефтепромыселы баш геологы; «Иркеннефть» НГДУ 2нче санлы нефтепромыселы баш геологы (1964-1966).
1966 елдан фирка эшендә:
1966-1979 елларда КПССның Лениногорск шәһәр комитетының икенче (1966-1968), беренче (1968-1979) сәркатибе (Лениногорск).
1979-1987 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе (1979-1986), икенче сәркатибе (1986-1987) (Казан).
1987-1991 елларда нефть продуктлары белән тәэмин итү буенча ССРБ дәүләт комитеты рәисе (Мәскәү).
1991-1993 елларда минераль ашламалар җитештерү буенча ССРБ министры урынбасары — кадрлар һәм социаль үсеш идарәсе башлыгы (Мәскәү)[3].
1995 елдан ТР президенты киңәшчесе.
Татарстан АССР Югары шурасы (1971-1990 елларда), РСФСР Югары шурасы (1985-1990 елларда) депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Халыклар Дуслыгы ордены
- 2012 Татартсанның шәрәфле төзүчесе[4]
- 2012 "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены (Татарстан)[5]
- 1995 Лениногорскиның шәрәфле ватандашы[6][7]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://www.tatar-inform.ru/news/2017/08/25/569366/
- ↑ https://jitely.info/moskva
- ↑ Кто есть кто в правительствах СССР(үле сылтама)
- ↑ ТР төзүчеләр берлеге сайтында
- ↑ ТР эшлекле үзәге порталында(үле сылтама)
- ↑ Решение Президиума Лениногорского Совета народных депутатов от 16.08.1995 № 23, archived from the original on 2021-01-21, retrieved 2017-06-12
- ↑ Лениногорск районының рәсми сайты, archived from the original on 2017-02-12, retrieved 2017-06-12
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Строители нефтяного края. Казань: Слово, 2008. ISBN 978-5-98356-068-0