Вячеслав Володин
Вячеслав Володин, Вячеслав Виктор улы Володин, рус. Володин Вячеслав Викторович (1964 елның 4 феврале, Сарытау өлкәсе, Хвалын районы, Алексеевка) — РФ дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, РФ хөкүмәте аппараты җитәкчесе — РФ хөкүмәте рәисе урынбасары (2010-2011), РФ президенты идарәсе башлыгының беренче урынбасары (2011-2016), РФ Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасы рәисе (2016 елдан). 1нче класслы РФ дәүләт хакыйкый киңәшчесе (2012). Техник фәннәр кандидаты, юридик фәннәр докторы (1996). РФ атказанган юристы (2009).
Вячеслав Володин | |
---|---|
РФ Дәүләт Думасы рәисе | |
Вазыйфага керешкән 2016 ел | |
РФ президенты идарәсе башлыгының беренче урынбасары | |
Вазыйфада 2011 ел – 2016 ел | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 4 февраль 1964 (60 яшь) Сарытау өлкәсе Хвалын районы Алексеевка |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Белем | Сарытау дәүләт аграр университеты |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1964 елның 4 февралендә Сарытау өлкәсе Хвалын районы Алексеевка бистәсендә күп балалы гаиләдә туган. Әнисе – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Алексеевка бистәсендә урта мәктәпне, «инженер-механик» белгечлеге буенча Сарытау дәүләт авыл хуҗалыгын механикалаштыру институтының (хәзер Сарытау дәүләт аграр университеты) машиналар ремонтын оештыру факультетын (1986), шул ук уку йортында аспирантураны, «юрист» белгечлеге буенча РФ президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен (1995) тәмамлаган. «Сабаклы азыкларның микъдарын үлчәүче җайланманың параметрларын барлыкка китерү һәм нигезләү» (рус. Разработка и обоснование параметров весового дозирующего устройства стебельных кормов) темасына техник фәннәр кандидатлыгына, Санкт-Петербург ЭЭМ институтында «РФ субъекты: хакимият,кануннар чыгару һәм идарә итү проблемалары» (рус. Субъект Российской Федерации: проблемы власти, законотворчества и управления) темасына юридик фәннәр докторлыгына (1996) диссертацияләр яклаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1979 елда Вольский районы «Боевик» совхозы механизаторы.
- 1984-1988 елларда Сарытау дәүләт авыл хуҗалыгын механикалаштыру институтында студентларның һөнәри берлеге комитеты рәисе.
- 1986 елдан шул ук уку йортында укыту эшендә.
- 1993-1996 елларда Идел буе кадрлар үзәге (1995 елдан Идел буе дәүләт хезмәте академиясе) проректоры, конституцион хокук кафедрасы профессоры, дәүләт һәм төбәк идарәсе кафедрасы мөдире.
- 1990 елда Сарытау шәһәр шурасы депутаты булып сайлана, 1992 елдан Сарытау хакимият башлыгы урынбасары, 1994 елдан Сарытау өлкә думасы рәисе урынбасары.
- 1996 елда Сарытау вице-губернаторы. Сарытау губернаторы Дмитрий Аяцков белән конфликтка кергәч, дәүләт хезмәтеннән баш тартып, Мәскәүгә бизнес белән шөгыльләнергә чыгып китә[1].
- Юрий Лужков җитәкләгән «Ватан» (рус. Отечество) хәрәкәтендә фирка төзелеше белән шөгыльләнә.
- 1999 елда «Отечество-Вся Россия» блогыннан III чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутат булып үтә, Думада әлеге блок фракциясе җитәкчесе (2001 елның сентябреннән).
- 2003 елгы парламент сайлауларында бер мандатлы Балакау округыннан депутат булып үтә, Дума рәисе урынбасары.
- 2005 елдан «Бердәм Россия» фиркасенең генераль шурасы президиумы сәркатибе.
- 2007 елда V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутат булып сайлана, 2007-2010 елларда Дума рәисе урынбасары.
- 2009 елда Мәскәү дәүләт университетының дәүләт идарәсе факультеты дәүләт төзелеше кафедрасы мөдире.
- 2010 елның 21 октябреннән РФ хөкүмәте аппараты җитәкчесе — РФ хөкүмәте рәисе урынбасары.
- 2011 елның 27 декабреннән РФ президенты идарәсе башлыгының беренче урынбасары.
- 2016 елгы парламент сайлауларында VII чакырылыш Дәүләт Думасына «Бердәм Россия» фиркасе исемлеге буенча үтә.
- 2016 елның 25 сентябрендә «Бердәм Россия» фиркасе Вячеслав Володинны яңа сайланган Думаның рәисе итеп раслады [2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1997 ― Дуслык ордены (Россия)
- 2003 ― Хөрмәт ордены (Россия)
- 2006 ― 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- 2012 ― 3нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- 2009 ― РФ атказанган юристы
- 2024 ― 1нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены ― Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[3]