Олы Чирмешән

елга

Олы Чирмешән елгасы, Иделнең сул кушылдыгы. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында, Келәүле район үзәге янында башлана, Сембер өлкәсендә Мәләкәс янында Куйбышев сусаклагычына коя. Озынлыгы 336 км (Татарстанда 160 км), бассейнының мәйданы 11 500 км². Татарстанда төп кушылдыклары: Олы Сөлчә, Кече Чирмешән. Максималь су чыгымы 1660 м³/с (1979). Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 600-800 мг/л. Су юлы бормалы, тугае киң. Татарстанның табигать истәлеге (1978).

Олы Чирмешән
География
АТБ Самар өлкәсе, Татарстан, Сембер өлкәсе
Ил Россия
ДДӨБ 45 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 54°10'10"тн, 49°32'44"кнч, 54°20'0"тн, 52°3'41"кнч, 54°10'10"тн, 49°32'44"кнч
РДСР 11010000412112100004728
Нинди сулыкка коя Куйбышев сусаклагычы Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 11 500 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 336 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 36,1 м³/с Edit this on Wikidata
Llynnoedd Куйбышев сусаклагычы Edit this on Wikidata
Карта

Төп кушылдыклары: сулдан — Тархан, Кармалы, Зур Әврәле, Аксумла; уңнан — Шәрле, Олы Сөлчә, Тимерлек, Кече Чирмешән, Тия.