Ишәй (Сембер өлкәсе)

Ишәй (рус. Ишеевка) — Сембер өлкәсендә урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Сембер районының административ үзәге.

Ишәй
Карта
Ил Россия
Республика Сембер өлкәсе
Муниципаль район Сембер районы
Координатлар 54°23'6"тн, 48°16'44"кнч, 54°25'40"тн, 48°16'0"кнч
Нигезләнгән 1625
Беренче телгә алу XVII гасыр
Халык саны 10 452 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 84324
Почта индексы 433310[1]
Автомобиль коды 73, 173

Халык саны — 10 452 кеше.[2]

География үзгәртү

Ишәй Зөя елгасында, Сембердән 7 километр төньяктарак урнаша.

Тарих үзгәртү

Беренче тапкыр Ишәй XVII гасырның башында телгә алына.

1648 елда, Сембер-Карсун засека сызыгы төзелү аркасында, Ишәйдә атлы казаклар отряды (50 кеше) урнаштырыла.

XIX гасырның уртасында авылда сукно фабрикасы нигезләнә.

1910 елда Ишәйдә 2 меңнән артык кеше яшәгән.

1945 елда Ишәй эшчеләр посёлогы статусын ала; 1977 елданСембер районының административ үзәге.

Халык үзгәртү

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[2]
5 722 6 062 7 113 9 289 10 032 10 452

Милли состав (2002): руслар — 68,4%, татарлар — 22,1%, чуашлар — 6,4%, мордва — 1,4%.[8]

Транспорт үзгәртү

Ишәйгә Сембердән машрут таксилары баралар.

Искәрмәләр үзгәртү