Кәшә яки Зирекле КүлСембер өлкәсенең Чынлы районында татар авылы, авыл җирлеге үзәге. Кәшә елгасының Зөягә койган тамагында урнашкан. Кәшә авыл җирлегенә берничә чуаш авылы керә: Кундюковка, Кайсар, Буденновка, Александровка.

Кәшә
Сәгать поясы UTC+03:00, UTC+04:00
География
Ил Россия
Координатлар 54°42'тн, 48°11'кнч
Почта индексы 433604, 433607 Edit this on Wikidata
Карта

Тарихи белешмә үзгәртү

1649 елда Зөя өязеннән, “Синбер шәһәре буенча патша хәзрәтләренең атлы гаскәри хезмәтен башкару өчен”, мәңгелек яшәү урынына, дип, берничә ясаклы татар гаиләсе күчерелә. 1664 елда 14 хезмәтчел татарны да үз араларына алалар. Аларга чуашлар да өстәлә.

Артабан, уртак җир биләү капма-каршылыклар тудырганга, бүленәләр. Хезмәтчел татарлар гомум җирнең көньяк өлешенә хуҗа булалар, ә ясаклы татарлар һәм чуашлар – Чынлы һәм Бугурна (Бакырлык) елгалары арасындагы җирне алалар. Җир бүлешү вакытында кимсетүләр дә булмаган түгел. Әйтик, чукынган татарлар һәм чуашларның җан башына 9,6 дисәтин җир бирелсә, чукынмаган татарга – 5,2 дисәтин генә.

Артабан миллилек ягыннан байтак үзгәрешләр дә була. 1913 елда чуашлар Кәшәдән күчеп китеп, олы юлның көнбатыш ягына – Кайсар авылына күченәләр, ә Кәшәдә татарлар гына кала. Күчеп килгәннәр дибез дә бит… каян килеп чыккан соң бу Кәшә авылы халкы? Китапның авторлары 1859 елгы җанисәп нәтиҗәләренә кулланма булып хезмәт итүче Степан Мельников мәгълүматларын китерәләр.

1859 елда чыккан “Тарихи юридик актлар һәм патшаның борынгы грамоталары” дигән китаптан бер өзек китерелә. “Падиша һәм Бөек кенәз Алексей Михайловичка гариза. Сембер өязенең Елховка слободасында яшәүче хезмәтчел татар Бикбулат Бегиш улы Колчурин үзенең элек яшәгән җиреннән – Зөя өязе Табар Чиркины авылыннан үз гаиләсен, мал-туарын һәм башка милкен алып килү өчен җибәрүен сорый”. Сембер стольнигы Иван Камынин бу гаризаны канәгатьләндерә. Гариза артына үз мөһерен дә куеп. Бу документ бирегә күчереп утыртылганнар арасында Апас халкы да булганлыгын раслыйдыр. Ә Табар Черкенендә бүген дә 414 кеше яши, аларның 312се – чуаш, 64е татар.

Элек заманда Шәйморза һәм Кәшә авыллары җирләре чиктәш булган (хәзерге Кундюковка һәм Димин болыннары). Кәшә район үзәге булмаса да, Сабан туен зур иттереп уздыралар иде. Сабан туеның төп бәйгесе булган татарча көрәш, ат чабышлары һәм башка уен-ярышлар бик күңелле үтә иде. Сабан туеның һәрвакыттагы атрибуты булган кәмит-карусельләр әйләнеп тора. Сембердән килгән автомагазиннар халык өчен күп төрле товарлар сата иде. Кәшәнең үзеннән бик әйбәт чабыш атлары, бик оста багана башына менүчеләр бар иде.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Социалистик Хезмәт Батыры Салихҗан Фәизов, Сембер өлкәсенең Мактаулы гражданнары Азат Курчаков, Наил Гайниев, Шәүкәт Кәримов, биатлон буенча дөнья чемпионы Назыйм Мөхитов, шагыйрь Ренат Харис, язучылар Рәшит Ибраһимов, Фаяз Фәизов, фән эшлеклеләре, генерал-майор, дистәгә якын спорт остасы һәм йөзләгән хезмәт батыры белән хаклы рәвештә горурлана.

Икътисад үзгәртү

Кәшәдә совет заманында өлкәсдә иң көчлеләрдән саналган СХПК «Волга» уңышлы эшләп килә.

Мәгариф үзгәртү

Кәшә урта мәктәбендә 117 бала укый. Татар теле укытыла.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү