Шамил Хәмит улы Гафаров (рус. Шамиль Гафаров яки рус. Гафаров Шамиль Хамитович, 1969 елның 11 мае, Апас, Апас районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — дәүләт эшлеклесе, ТР финанс министры ярдәмчесе (1997-1998), ТР премьер-министры ярдәмчесе (1998-2005), ТР МК аппараты җитәкчесе (2005 елдан). ТР хөкүмәте вице-премьеры – ТР министрлар кабинеты идарәсе башлыгы (2020 елның 18 сентябреннән)[1]. Икътисад фәннәре кандидаты (2010)

Шамил Гафаров
Туган 11 май 1969(1969-05-11) (54 яшь)
Апас, Апас районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d]

 Шамил Гафаров Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Шамил Гафаров 1969 елның 11 маенда Татарстан АССРның Апас районы Апас авылында туган[2]. 1986 елда Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. 1987 елдан 1989 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1992 елда «финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый[3].

Татарстан Финанс министрлыгының беренче категорияле ревизор-инспекторы, әйдәп баручы инспекторы, баш ревизор-инспекторы, авыл хуҗалыгын һәм азык-төлекне финанслау бүлегенең бүлекчә башлыгы булып эшли. 1997 елдан Татарстан Республикасы финанс министры ярдәмчесе, 1998 елдан Премьер-министры ярдәмчесе.

2005 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе итеп билгеләнә. 2010 елның 22 апреленнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татарстан мәгариф министрыннан вице-премьер статусы алына. Азатлык радиосы, 18.09.2020
  2. ГАФАРОВ ШАМИЛЬ ХАМИТОВИЧ 2021 елның 9 апрель көнендә архивланган. / prav.tatarstan.ru
  3. Гафаров Шамиль Хамитович / tatcenter.ru